Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зур гаиләдә - һәркемнең үз бурычы, үзенә йөкләнгән эше

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Биектау районында ишле гаиләләр күп. Шуларның берсендә әле күптән түгел генә без дә булдык.

Тренажерлар куелган балалар мәйданчыгы, баскетбол боҗрасы, бассейн, таганнар, ат һәм балалар. Беренче карашка моны белем бирү үзәге территориясе дип тә уйларга мөмкин. Ә чынлыкта исә биредә Камашевларның күп балалы гаиләсе яши. Алексей белән Лиянең бергә тормыш корганнарына 15 елдан артып киткән. Моннан берничә ел элек гаилә Казаннан Биектау районына күченеп килгән. Олы йөрәкле һәм сизгер күңелле кешеләр алар. Сигез бала тәрбиялиләр. Шуларның икесе генә үзләренеке. Калганнарын моннан өч еллап элек опекага алганнар һәм хәзер зур, тату гаилә булып гомер итәләр.

- Өйләнешкән вакытта ук хатынымда да, үземдә дә балалар йортыннан бала алу турындагы фикерләр булды. Беренче балабыз тугач, бер ятимне уллыкка алырга дигән карарга килдек, - дип сөйләде Алексей Камашев. Әле моннан өч ел элек кенә гаилә 5 кешедән торган. Аннары алар бер гаугалы гаиләдә үсүче балаларның кайгыртучанлыкка мохтаҗ булулары турында белеп алалар. Һәм менә хәзер инде табын янына 11 кеше җыела. Аларның өчесе генә олы кешеләр. Лиянең әнисе аларга хуҗалык эшләрендә булыша. Өй эшләрендә, әлбәттә, балалар да ярдәм итә. Бүлмәгә расписание язып эленгән һәм һәр баланың үз бурычлары, үзенә йөкләнгән эшләре бар. Моннан тыш, балалар төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә дә йөриләр. Әле дәресләргә дә әзерләнеп өлгерергә кирәк бит.

- Хәзер балаларыбыз мөстәкыйльләр инде. Дистанцион уку мәсьәләсендә бигрәк тә. Бөтенесен дә эшләдегезме, булдымы, дип сораштырып торасың. Булды, дип җавап бирәләр. Соңыннан тикшереп чыгасың, чынлап та эшләгән булып чыгалар. Аңлатулар белән катлаулылыклар килеп чыга калса, моның өчен безнең Лева бар. Ул боларны әле күптән түгел генә өйрәнде бит, - дип елмая Лия Камашева.

Реклама

Ирле-хатынлы Камашевлар кыенлыклардан курыкмыйлар. Алексей өйдәге бөтен эшне булдыра. Һәр нәрсәне үзе ясый. Әле фермерлык белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Шундый зур гаиләне ашатырга да кирәк бит әле. Лия банкта эшли, буш вакыты булганда бик рәхәтләнеп пешерү эшләренә керешә, гаиләсен, балаларны тәмлетәмле ризыклар әзерләп сөендерә. Бу гаилә, һәр көнне куанычлы хисләр белән каршылап, гомернең бергә уздырган һәр мизгеле өчен рәхмәтле булып, бер-берсен аңлап яши.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев