Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Журналистлар Биектау районының истәлекле, үзенчәлекле урыннарында булдылар (+ВИДЕО)

Ел саен Татарстанның авыл районнары буенча журналистлар өчен бер көнлек пресс-турлар оештырыла. Каләм ияләрен авыл җирлекләренең уникаль булган, күренекле, истәлекле, үзенчәлекле урыннары белән таныштыру мондый рухтагы пресс-турларның төп максаты булып тора. Биектау районында урнашкан Иске Казан музей-тыюлыгы һәм тәвә кошы фермасы республикада шундый уникаль урыннарның берсе. Күптән түгел биредә журналистлар...

Ел саен Татарстанның авыл районнары буенча журналистлар өчен бер көнлек пресс-турлар оештырыла. Каләм ияләрен авыл җирлекләренең уникаль булган, күренекле, истәлекле, үзенчәлекле урыннары белән таныштыру мондый рухтагы пресс-турларның төп максаты булып тора. Биектау районында урнашкан Иске Казан музей-тыюлыгы һәм тәвә кошы фермасы республикада шундый уникаль урыннарның берсе. Күптән түгел биредә журналистлар булып китте.
Иске-Казан музей тыюлыгы Татарстан тарихы өчен бигрәк тә үзенчәлекле. Монда килгән туристлар үзләрен борынгы заманга килеп кергән кебек хис итә, биредәге кабатланмас экспонатлар ата-бабалар яшәгән мохиткә дәшә. Иске-Казан музей-тыюлыгы юламаны (экскурсовод) Людмила Ахромова сүзләренә караганда, биредә март башыннан алып ноябрь ахырына кадәр туристлар өзелми. Узган ел тыюлык белән 13 мең 500 турист танышкан. Музей үзе ел әйләнәсе эшли.
"Биредә борынгы һөнәрчеләр комплексы эшли, - ди турист Михаил Тимерханов. - Бүгенге көндә дә гамәлдә булган мондый комплекслар туристларда аеруча кызыксыну уята. Аларны тотып карарга була, үзең дә борынгылар һөнәренә кул тидереп аласың".
"Без сәяхәтләрдә бик еш булабыз. Европада, Азия илләрендә һәм планетаның башка почмакларында булганыбыз бар. Әмма янәшәдәге искиткеч, уникаль әйберләрне, күренешләрне бөтенләй күрмибез икән. Биектау районындагы Иске-Казан музей-тыюлыгы моңа дәлил булып тора, - ди пресс-турда катнашкан журналистларның берсе Наталья Спиридонова. - Миңа монда бик тә ошады. Мин бирегә гаиләм белән тагын бер киләм әле".
Соңыннан пресс-турда катнашучылар осталык дәресләре алдылар. Алар энҗе-мәрҗән белән бәрхетне чигеп карадылар, чүлмәк ясадылар, атып та карадылар.
Журналистлар алдында "Иске-Казан энҗе бөртеге" ветераннар ансамбле чыгыш ясады. Күп кенә кунаклар ветераннарның осталыгына таң калып, аларны атаклы "Буран әбиләре" ансамбле белән чагыштырып алдылар. Ансамбльнең башкару осталыгын кунаклар әнә шулай югары бәяләде. "Иске-Казан энҗе бөртеге" ветераннар ансамбле оешканга 3 ел гына вакыт узды, әмма алар үзләрен республикада танытып та өлгерде.
Пресс-тур тәвә кошы фермасында дәвам итте. Тәвә кошлары туристларны бик ярата, алар кунакларны сокландырып, бик тиз "элемтәгә" керә белә. Кошлар кулдан ашый, әмма ашатканда бик сак булырга кирәк, чөнки алар тешләп тә алырга мөмкин. Фермада тәвә кошыннан тыш кыргавыл (фазан), үзенчәлекле, сирәк очрый торган әтәчләр, тавыклар, экзотик йорт куяннары яши.
"Безнең бирегә беренче тапкыр гына килүебез. Бик ошаттык. Тагын килергә хыялланабыз, - ди турист Сергей Серов. - Табигать белән шул рәвешле аралашу балалар өчен бик тә файдалы".
"Без бик канәгать. Музей да, осталык дәресләре дә, җәнлекләр фермасы да искиткеч уйланып эшләнгән. Тарихи урыннар, уникаль җәнлекләр күрер өчен туган җирдән ерак китәсе дә юк икән. Менә ул - кил, күр, хозурлан", - ди "Чаян" журналы корреспонденты Артем Субботкин.
"Соңгы елларда республикада авыл туризмына зур игътибар бирелә. Бүген без мондый эшнең мөһимлегенә тагын бер кат инандык. Хәзерге заман балалары бер урында гына утырып укырга, белергә бик ашкынып тормыйлар. Ә менә мондый тарихи тыюлыклар, уникаль фермалар аларның күзаллавын тагын да баета. Бирегә балалар белән килергә кирәк", - ди журналист Миләүшә Минвәлиева.
Пресс-тур ике як өчен дә файдалы һәм күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев