Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәңгәр күлләр гүзәллекләре белән таң калдыралар

Районның үзәк мәдәният йортында район җитәкчеләренең “Татарстан көзгеләре” туристлык-рекреация кластерын булдыру проектының Зәңгәр күлләрне реконструкцияләү белән шөгыльләнүче вәкилләре белән киңәшмәсе узды.

Исегезгә төшереп үтәбез, агымдагы елның июнь аенда Россиядә туристлык-рекреация кластерын булдыру һәм экологик туризмны үстерү буенча беренче Бөтенроссия конкурсы башланып киткән иде. Биектау районы хакимияте Зәңгәр күлләр базасында һәм аның әйләнәтирәсендә туристлык кластерын булдыру идеясен хуплап каршы алды. Очрашуда төп мәсьәлә проектның үзе белән танышу булды. Чөнки тиздән икенче этап башланачак, ә бу проектның матди ягын һәм аның киләчәк язмышын хәл итәргә кирәклекне белдерә. Зәңгәр күлләр - дайверларның һәм кыш көне су коену белән мавыгучыларның яраткан урыны. Күлнең иң тирән җире 18 метр тәшкил итә. Ә суның температурасы елның теләсә кайсы фасылында +4 градус билгесендә тора.

Зәңгәр күлләр тиздән Татарстан туристларын гына түгел, бөтен Россиядән һәм хәтта чит илләрдән килүчеләрне дә җәлеп итеп торачак.

Җиңүне дәгъвалап, республикадан берьюлы ике гариза бирелгән. Болар - Биектау һәм Кама Тамагы районнарында туристлык кластерлары булдыру проектлары. Финалда барлыгы Россиядән 30 төбәк булачак. Татарстан проектлары җиңүчеләр унлыгына керсә, республика аларны үстерүгә федераль ярдәм алачак.

Шушында ук, Биектау районында, экологик мәгърифәтчелек һәм актив ял үзәген булдырырга планлаштыралар. Кластер территориясе Татарстан Республикасының Биектау районын Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Совет районнары белән берләштерәчәк. 5000 гектар чамасы биләп торган мәйданда яңа туристлык маршрутлары, кемпинг өчен оештырылган мәйданчыклар һәм заманча, иркенләп ял итәргә яраклы инфраструктура барлыкка килер дип көтелә.

Реклама

Конкурс шартлары буенча без хәзер икенче этапта. Монысы акселерация этабы, башкача әйткәндә, өйрәтү, белем алу программасы. Аның төп максаты - экологик туризмны үстерергә өйрәнү һәм туристлык-рекреация кластерының нинди булачагын билгеләү.

- Әлегә без кластерның параметрларын һәм тасвирламаларын билгелибез. Экспертлар белән эшлибез. Аннары халык, берләшмәләр белән эшләү планлаштырыла. Болар барысы да безнең кластерның нинди, ничек буласын азагына кадәр билгеләп бетерү өчен кирәк, - диде Татарстан Республикасында туристлык-рекреация кластерын оештыру проекты җитәкчесе Оксана Саргина.

Бераз соңрак экспертлар һәм конкурс комиссиясе алдында проектларны яклауга гаризалар җибәрер вакыт та килеп җитәр. Проектның Россия буенча иң яхшы унлыкка керү-кермәве 16 сентябрьдән соң билгеле булачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев