Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зөфәр Хәйретдинов - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Зөфәр Хәйретдинов. "Биектау FM"ның бүгенге йолдызы безнең хезмәттәшебез Зөфәр Хәйретдинов. Бүген ул үзенең туган көнен билгеләп үтә. Зөфәр монтажлау режиссеры. Экранның теге ягындагы...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Зөфәр Хәйретдинов.

"Биектау FM"ның бүгенге йолдызы безнең хезмәттәшебез Зөфәр Хәйретдинов. Бүген ул үзенең туган көнен билгеләп үтә. Зөфәр монтажлау режиссеры. Экранның теге ягындагы әлеге эш катлаулы һәм четерекле, тизлек, эшкә тиз кереп китүне һәм пөхтә эшләүне таләп итә.

"Техник операцион" эш дип атар идем мин аның хезмәтен. Видеомонтажер экран каршында утыручылар күрә торган картинкалар тудыра. Зөфәр үз эшен ярата, күңелен биреп эшли. Ул иҗади, ышанычлы һәм ярдәмчел кеше.

Аңа бәхет, сәламәтлек, уңышлар, күтәренке рух һәм саекмас энергия телим.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев