Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзеңнеке тәмлерәк тә, файдалы да

Соңгы елларда үзләре укыган мәктәп алды лагерьлары укучылар өчен каникулларны күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мәйданга әверелеп бара. Җәйге каникул көннәрендә Биектау районы укучылары өчен һәр мәктәптә диярлек лагерьлар оештырылды.

Шәпше урта мәктәбе каршында оештырылган лагерьны, мәсәлән, хезмәт лагере дип тә атап булыр иде. Балалар биредә үзләре утырткан яшелчәләрнең чүбен утыйлар, үсемлекләргә су сибәләр. Лагерьның эш планы да бик кызыклы итеп төзелгән: мәктәптә укучы барлык балалар һәм аларның укытучылары үзләренә билгеләнгән график буенча эшлиләр.

“Хезмәт лагере дигәч тә, балаларга әллә ни көч куярга кирәк тә түгел, - ди Шәпше урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Шакирова. - 1-5 сыйныф укучылары, мәсәлән, мәктәп алды участогында 6 көн дәвамында берәр сәгать эшли. Ә 5-10 сыйныф укучыларына көн саен икешәр сәгать эш билгеләнгән. Алар да график буенча 6 көн йөри. Графикны без май аенда ук төзеп куябыз һәм һәр укучыны, һәр укытучыны аның белән таныштырып чыгабыз”.

Җәй дәвамында балалар кәбестә, кишер, помидор, чөгендер, бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерәләр. Мондый эшләрне башкарырга аларны берәү дә мәҗбүр итми. Чөнки көз җиткәч мәктәп ашханәсендә балалар өчен яшелчәләрдән салатлар, тәмле ризыклар әзерләнә. Үз көчең белән үстергән яшелчәләр тагын да тәмлерәк тоела.

“Мәктәп яны лагеренда бик күңелле. Чөнки сагынып көткән дуслар белән тагын күрешү мөмкинлеге бар. Монда һәрвакыт балалар, укытучылар була. Үзегез беләсез, җәен өйдә ялгыз утыру бигрәк күңелсез”, - ди Шәпше мәктәбе укучысы Айгөл Кадыйрова. Залина Закирова да, дустының сүзләрен куәтләп, әңгәмәгә кушылды: “Үзебез утырткан яшелчәләрне карап үстерү безгә бик кызык. Чүп утап, су сибеп торсаң алар матур булып яшәреп, тагын да үсеп китә. Бәрәңге яфрагын ашый торган колорадо коңгызы белән дә көрәшәбез әле без. Кортларны җыеп барабыз. Бәрәңгеләребез дә ямь-яшел булып, чәчәк атып утыра безнең. Кыш буе мәктәп ашханәсендә үзебез үстергән яшелчәләрне ашыйбыз”.

Кышын ашханәдә меню яшелчәләргә бик бай. Балалар өчен дә үз куллары белән үстергән яшелчәләр тәмлерәк тоела. Мәктәп администрациясе ашханәдән арткан яшелчәләрне төрле ярминкәләрдә сата. Шулай итеп, мәктәп яны лагере балаларга хезмәт тәрбиясе бирсә, мәктәп өчен өстәмә керем чыганагы да булып тора.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев