Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзеңнең FM-дулкыныңны тап һәм рәхәтләнеп радио тыңла!

Февраль - медиатармак хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле ай. 1946 нчы елда шушы айда тәүге тапкыр “ООН радиосы” эфирга чыккан. Нәкъ менә әлеге вакыйга хөрмәтенә 2011 нче елдан февральдә Халыкара радио көне билгеләп үтелә.

Күңелеңә хуш килгән көйләрне тыңлый-тыңлый машинада җилдертү - үзе бер рәхәт. Моның өчен машинага кереп утырырга да, яраткан FM-дулкынын сайларга гына кирәк. Күп еллардан бирле машинада йөрүче Динара Шәйдуллина нәкъ менә шулай эшли дә. Көн саен ул рульдә. Төрле максат белән төрле җиргә барырга туры килсә, аның машинасында һәрвакытта да радио сөйләп тора. - Кая гына барсам да, радионы кабызмый калмыйм. Мин рульдә чакта һәрвакыт музыка тыңлап барам, - ди Динара Шәйдуллина. Машинада йөрүчеләр иң актив радиотыңлаучылар санала. Саннарга күз с а л с а к , м а ш и н а л ы кешеләрнең 50 % ы юлда музыка тыңларга ярата. Шунысы кызыклы: радионы иң күп тыңлау эш көннәрендә нәкъ менә эш сәгатьләренә туры килә. 2019 нчы елның беренче яртыеллыгында Россиядә радионың айлык аудиториясе 106 миллион кешегә җиткән - бу ил халкының 80 проценттан күбрәге дигән сүз. Mediascore агентл ы г ы м е н ә ш у н д ы й мәгълүматлар китерә. Көн саен радионы 70 м л н к е ш е т ы ң л ы й , ә атна саен - 99 млн. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) мәгълүматларына к а р а г а н д а , радиотыңлаучыларны нигездә музыка җәлеп итә - көйләрне 72% тыңлый. Сүз уңаеннан, экспертлар радио тыңлауның иң зур дәрәҗәсенең эре шәһәрләрдән читтәрәк булуын билгеләп үтәләр. Коры саннар артында ниләр бар соң? Медиа белән бәйле барлык кешеләр кебек, радио хезмәткәрләре өчен дә “ял көне” дигән сүзтезмә еш кулланылмый торган сүзләрнең берсе. Тыңлаучыларга мәгълүматны соңга калмыйча җиткереп тору, программаларны тиешле вакытында чыгару, котлаулар, җыеп кына әйткәндә, радиоконтент җитез һәм төгәл булуны таләп итә. - Иртә таңнан кичкә кадәр без һәрвакыт тыңлаучылар белән бергә булырга, алар белән элемтәдә торырга тырышабыз. Кемнеңдер радио аша котлау - лар яңгыратасы килсә, кемнәрдер үзенә кирәкле мәгълүматны алыр - га тели, ә башкаларны соңгы яңалыклар кызыксындыра, - дип сөйләде “Биектау FM” радиосы алып баручысы Гүзәлия Вафина. Радио алып баручылары сөйләп кенә калмыйлар. Аларның кулында катлаулы җиһазлар, механизмнар - микрофоннар, микшерлар, музыка өчен махсус программалар. Гади кешенең андагы бик күп кнопкалар һәм кабызгычларның к а й с ы н ы ң н ә р с ә г ә и к ә н л е г е н а ң л а п бетермәве дә ихтимал. Әгәр дә ХIХ гасыр азагында рус уйлап табучысы Александр Попов радиодулкыннарны тапшыру өчен иң беренче җайланманы уйлап табып, дөньяга күрсәтмәгән булса, алда әйтелгәннәрнең берсе дә тормышка ашмас иде. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә без бүген һәр көнне радиоалгычлардан яраткан алып баручыларыбызның күңелгә ятышлы тавышларын тыңлый алабыз. Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев