Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзенчәлекле балаларга ярдәм

Инвалидлар көне алдыннан үзәк мәдәният йортында "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия марафоны узды. Залга предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләр өчен акча җыюга үзләреннән өлеш кертергә теләүче мәрхәмәтле кешеләр җыелды. Инвалидлар ункөнлегенә багышланган "Йөрәктән йөрәккә" акциясе ел да уздырыла. Ярдәм барыбызга да кирәк, әмма...

Инвалидлар көне алдыннан үзәк мәдәният йортында "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия марафоны узды. Залга предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләр өчен акча җыюга үзләреннән өлеш кертергә теләүче мәрхәмәтле кешеләр җыелды.

Инвалидлар ункөнлегенә багышланган "Йөрәктән йөрәккә" акциясе ел да уздырыла. Ярдәм барыбызга да кирәк, әмма аңа мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм аларның туганнары, әти-әниләре аеруча мохтаҗ.

Безнең район территориясендә мөмкинлекләре чикле 196 бала яши. Әлеге акция аларга матди яктан да, рухи яктан да ярдәм булды. Кереш сүз белән Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин чыгыш ясады:

- Марафонны оештыруда ярдәм күрсәтүе, аңлавы һәм булышлыгы өчен район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга аеруча зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Районда безнең ярдәмгә мохтаҗ балалар күп. Ел да үткәрелә торган мондый күркәм чараны сакларга кирәк. Әти-әниләргә зур сабырлык телим. Без бүген җыеп, сезгә бирәсе акчалар сөекле балаларыгызны дәвалауга сарыф ителсен.

Мәдәният йортына чынлап та кеше кайгысына битараф булмаган шәфкатьле һәм сизгер күңелле кешеләр җыелды. Зал уртасына акча салу өчен савыт куелган иде. Теләге булган һәркем анда акча сала алды.

Мөмкинлекләре чикле балалары булган әти-әниләргә карагач, сокланмый мөмкин түгел - аларда күпме көч, газизләре турында күпме кайгырту, сабырлык һәм бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт. 2011 елгы Артур һәм Тимур Сәгыевлар 6 айлык булып туалар. Тимур кеше ярдәменнән башка йөри алмый. Малайларга 3 яшькә кадәр интенсив неврология дәвалавы кирәк. Аларга бирелә торган бушлай дәвалау гына җитәрлек түгел. Массаж һәм энәләр белән дәвалау өчен өстәмә акча таләп ителә.

1985 нче елгы Әнвәр Шәрипов сугышканда дустын яклап, баш миен имгәтә. Бүгенге көндә ул инвалид коляскасында. Әти-әниләре акча тапса, ул шәһәр больницаларында дәвалана. Мондый процедуралардан соң аның хәле җиңеләеп китә.

Диана Усска "эпилепсия" диагнозы куелган. Аңа 3 яшь, әмма кыз мөстәкыйль утыра алмый, ашамый, сөй-ләшми, башын тота алмый, психик үсеше тоткарланган. Әти-әниләре өстәмә түләүле дәвалануга - баш миен тикшерүгә һәм операциягә акча җыялар.

Реклама

Галина Абдулбадыйгова 7 ел бала таба алмый. Озак көтелгән улы Данис тугач, аңа балалар церебраль параличы дигән диагноз куялар. Психологлар белән эшләү нәтиҗәсендә ул теләсә нинди диагноз белән дә яшәргә мөмкин булуын аңлый. Елына ике тапкыр алар дәвалану узалар. Гаилә, социаль ипотекага түләп, 1 бүлмәле квартирада яши. Данис авыр хәрәкәтләнсә дә, бакчага йөри. Улының авыруы сәбәпле, әнисе дә шунда эшкә урнашкан.

- Күптән түгел операция ясадылар, Данис яхшырак йөри башлар, дип өметләнәм, - ди Галина. Аларга балага операциядән соң реабилитациягә һәм социаль ипотекага түләргә акча кирәк.

3 яшьлек Злата Митрофанова тумыштан сукыр. Әнисе Наталья сүзләренә караганда, моны дәвалап булмый. Кызы даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ. Әнисе кеше квартирасында тора, гаиләдә балигъ булмаган дүрт бала.

Шушы һәм башка балалар, шулай ук аларның әти-әниләре өчен мәдәният йортында концерт оештырылды. Тамашачыларга Азалия Баһавиева, Ильвина Кәримова, Люция Гайнуллина, Айзат Шакиров, Ринат Гайнетдинов, "Мирас" ансамбленең чыгышлары ошады. Концерт барышында җыелган акчаларны санау белән исәп комиссиясе: комиссия рәисе, райбашкарма комитеты җи-тәкчесе Раил Зәйнуллин, аның урынбасары Рафис Газизов, социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова, инвалидлар оешмасы рәисе Виктор Родионов, "Өмет" үзәге директоры урынбасары Рәзинә Ризванова шөгыльләнде. Ачкан вакытта савытта 112 мең сум акча җыелган иде. Һәр гаиләгә 11 мең 10 сум тапшырылды. Аларны Рания Гайнетдинова белән Рафис Газизов бирде. Акчадан тыш, кунаклар Казаклар авылы клубы хезмәткәрләре махсус әзерләгән бәйләгән әйберләр дә алдылар.

Марафон көне буе дәвам итте.

Рәсми өлешне социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова йомгаклады:

- Әлеге марафон хәйрия фонд белән берлектә барлык бүлекләр, бигрәк тә социаль эш бүлеге белгечләре тарафыннан уздырыла. Кешеләрнең башкалар кайгысына битараф калмавы бик әйбәт. Балаларга сәламәтлек, ә аларның әти-әниләренә зур сабырлык телисе килә. Бернинди мөмкинлекләрне дә икенче көнгә калдырмагыз. Балалар белән шөгыльләнергә, йөрергә, ничек кенә кыен булмасын, төрле дәвалауларны дәвам итәргә кирәк. Хыял-өметләрегез тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев