Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзебез дә өйрәндек, кешегә дә күрсәттек: Шәпше авыл җирлегендә "Тәҗрибәгә чикләр юк”проектының чираттагы чарасы үтте

Биектау районында "Тәҗрибәгә чикләр юк" дигән проект буенча чираттагы чара уздырылды. Бу юлы анда катнашучылар Шәпше авыл җирлегендә булдылар. "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы Биектау районы җитәкчелеге өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак гамәлгә керде. Алдагы айда кайсы авыл җирлегенә, яисә предприятиегә, оешмага бару җирәбә салу юлы белән ачыклана. Авыл советы башлыклары,...

Биектау районында "Тәҗрибәгә чикләр юк" дигән проект буенча чираттагы чара уздырылды. Бу юлы анда катнашучылар Шәпше авыл җирлегендә булдылар.

"Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы Биектау районы җитәкчелеге өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак гамәлгә керде. Алдагы айда кайсы авыл җирлегенә, яисә предприятиегә, оешмага бару җирәбә салу юлы белән ачыклана. Авыл советы башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләре барысы бергә шул җирлеккә барып, тәҗрибә уртаклаша. Чираттагы чара Шәпше авылында узды.

Шәпше авылы республикада иң зур авыллардан санала. Аның тарихы да ерак үткәннәргә барып тоташа. Ул 1552 елда, Иван Грозный Казанны алганнан соң салынган, диләр тарихчылар. Ул чорда авылда барлыгы 150 крестьян хуҗалыгы исәпләнә. Алпавыт җирләрендә зур парклар, бакчалар һәм күлләр була. Анда ике таш чиркәү салына. Бу чиркәүләр әле дә саклана. Әмма алар икесе дә гыйбадәтханә буларак хезмәт итми инде. Игелекле авылдашлар акчасына чиркәү янында часовня салынды. Авылда мөселманнар өчен мәчет тә эшләп килә. Бу урында шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авылда уннан артык милләт вәкиле гасырлар буе дус һәм тату гомер кичерә.

Шәпше авылында үзенчәлекле кешеләр яши. "Тәҗрибәгә чикләр юк" чарасында катнашучы авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма җитәкчеләренә авыл читенә салынган бер оригиналь йортны күрсәттеләр. Йорт тулысынча кояш энергиясе белән "туклана".

Бүгенге "Урак һәм чүкеч" хуҗалыгы Шәпше авылында гына түгел, район күләмендә билгеле урынны алып тора. Хуҗалыкта барлыгы 5000 гектар чәчүлек җирләре, 2000 баш мөгезле эре терлек бар. Мөгезле эре терлекнең 700 дән артыгы савым сыер. Нәкъ менә шундый хуҗалыклар районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә саллы өлеш кертә дә инде. Авылда «Д.Р. Вәлиев» крестьян-фермерлык хуҗалыгы да бар. Ул үгезләр үрчетү белән шөгыльләнә.

Маршрут бик киң һәм бай иде. Чарада катнашучылар "Аленушка" балалар бакчасын, мәктәпне карадылар. Аларның икесенә дә капиталь ремонт ясалган. Сер түгел, игътибар үзәгенә эләккән һәр объект җитәкчесе әлеге чарага бик җентекләп әзерләнә. Мәктәпкә ремонт ясалганга 5 ел вакыт узган, ә ул әле дә яңа сафка баскан уку йорты кебек күренә. Мондый чисталыкны, тәртипне бер генә көндә, "Тәҗрибәгә чикләр юк" программасының югары дәрәҗәдәге "комиссиясе" өчен генә тудырып булмый. Димәк биредә укучыларда гыйлем йортына карата сакчыл караш тәрбиялиләр. Мәктәптә җитәкче роле генә түгел, дус, бердәм коллективның да рухы сизелә. Чөнки тирә-яктагы гүзәллекне, чисталыкны һәм төзеклекне барытик барың бердәм алынганда гына тудырып була. Укучылар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган: спорт түгәрәкләре, иҗади һәм техник юнәлештәге түгәрәкләр - җаның кайсын тели, рәхим ит. Иң мөһиме, мәктәптә балаларның туклануына аеруча зур игътибар бирелә. Мәктәпнең үз теплицасы бар. Кышка яшелчә әзерләп калдыралар. Мәктәп ашханәсендә ашау өчен бер бала аена 300 сум акча түли. Ә өстәлләр тәмле һәм төрле ризык белән тулып тора.

"Тәҗрибәгә чикләр юк" программасы кысаларында уздырылган чираттагы чарага Шәпше авылы мәдәният йортында йомгак ясалды. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сүзләренә караганда, Шәпшедә күңел түренә алырлык уңай тәҗрибә байтак. "Туган җирне яратып яшәгәндә генә анда матур гамәлләр кылып була. Мондый тәҗрибә җитәкчеләрдә кызыксыну гына түгел, ярыш рухы, үзләрендә дә шундый ук тәртип урнаштыру теләге уята. Без үзебезнең эшебез белән район халкын шатландырырга, аларда туган җиргә карата горурлык хисләре тәрбияләргә тиеш", диде Рөстәм Кәлимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев