Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзара салым: сулы да, юллы да итә

Әле кайчан гына Урманчы бистәсендә яшәүчеләргә су проблемасы гел тынгылык бирми иде. Иске скважина бистә халкын сыйфатлы су белән тәэмин итә алмады. Ниһаять, халык тәкъдиме һәм үзара салым программасы ярдәмендә әлеге проблема хәл ителде.

Белут Вәлиев яңа суүткәргечкә башкаларга караганда да күбрәк сөенә кебек. Ул су белән тәэмин итү өчен акча җыю эшенә беренчеләрдән булып кушылган. Урман хуҗалыгында янгын сүндерү машинасында эшләүче буларак, аңа су тутыру проблемасы белән еш очрашырга туры килгән. Ә хәзер бу эшкә күп дигәндә биш минут кирәк.

- Иң мөһиме - янгын гидранты урнаштырдылар. Моңа кадәр суны кая очраса, шунда тутырырга туры килә иде, шулай эшләдек тә, ә хәзер барысы да бик уңайлы. Киләсең, су тутырасың, китәсең, - дип сөйли янгын сүндерү машинасын йөртүче Белут Вәлиев.

Әнә бүген авылда яшәүче һәркем канәгать һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Газизовка рәхмәтле. Баштарак исә әлеге мәсьәләдә кызу бәхәс купкан, бистәдә яшәүчеләр арасында акча җыюны хупламаучылар да булган. Әмма төпле фикер өстен чыккан. Урманчы бистәсендә яшәүчеләр үзара салым күләмен билгеләгән һәм программага кушылган. Җан башыннан 300 сум акча җыйганнар, республика бюджетыннан һәр бер сумга тагын дүрт сум өстәлгән. Әлеге акчага яңа скважина бораулаганнар. Җирле халык исә моның белән генә тукталып калмаган. Республика программасы ярдәменнән тыш, үзләре тагын һәр кешедән 500 сум акча җыеп, яңа скважинага торбалар үткәргәннәр. Сүз уңаеннан, скважина иң заманча техника белән җиһазландырылган. Автоматлаштырылган насос тиешле дәрәҗәдә эшли. Басым кимүгә, насос су куа башлый. Мондый технология су запасын нәтиҗәле итеп файдаланырга һәм электр энергиясен янда калдырырга ярдәм итә.

Реклама

Программа кысасында билгеләнгән эшләрне урамга вак таш җәю белән төгәлләргә ниятлиләр. Шөкер, вак ташны кайтартканнар инде. Кыскасы, үзара салым программасының файдасын бер авыл мисалында да күрергә мөмкин.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев