Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзара салым: Бөреледә нинди эшләр башкарылган

Узып бара торган елга нәтиҗәләр ясар вакыт җитеп килә. Кайбер авыл җирлекләрендә ел дәвамында эшләнгән эшләргә йомгак ясый да башладылар инде. Эшләнгән эшләрнең күбесе үзара салым акчасына башкарыла.

Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Бөреле җәнлек совхозында яшәүчеләр районда бу юнәлештә иң активлардан санала. Эшләнгән эшләр дә авыл халкының күз алдында. Тормыш уңайлана, матурлана бара. Яңа биналар, йортлар калка, искеләре төзекләндерелә. Юл төзелешенә, социаль объектларны яңартуга зур әһәмият бирелә. Авыл җирлегендә булган үзгәрешләр һәркемне сокландыра. Кайчандыр Бөреледә Шимяковка елгасы аша хуҗалык исәбенә салынган күпер бар иде. Тәбәнәк булгач, язгы сулар күпергә зыян китереп торды. Өстәвенә, авыр йөк машиналары да начар йогынты ясамый калмады. Елга аша яңа күпер төзелеше федераль программага кертелгән иде. Озак та үтмәде, авылда яңа күпер барлыкка килде. Яз көне аның якякларын төзекләндерәчәкләр. Яңа күпер элеккегесеннән 1,5 метрга югарырак салынган. Шулай булгач, аңа язгы суларның «буе» җитмәячәк. Бүгенге көндә су ага торган торбаларны алмаштыру эшләре бара. Алар да инде күптән яраксызга әйләнгән иде. Киләсе елда биредә яңа асфальт салыначак.

Күпер, юл мәсьәләсе яшәү өчен һава кебек кирәк булса, Җиңү паркы Бөреле халкы өчен рухи кыйммәт булып тора. Үзара салым акчасының бер өлешен авыл халкы паркны төзекләндерү эшенә юнәлтергә ниятләде. Чөнки парк аларның яраткан ял итү урыны гына түгел, ул - хәтер паркы. Димәк, аларда хәтер яши. Шул паркта йөргәндә өлкән буын кешеләре сугышка бәйле хатирәләрне яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Яшь буын исә тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу кырында ятып калганлыгын, хәбәрсез югалганлыгын барлый.

“Парк 1974 елда ук ачылган иде, - ди Бөреле авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаутдинов. - Озак еллардан бирле төзекләндерүне көтә иде инде ул. Күптән түгел яңа техника булдырдык. Мемориаль тактаны да яңарттык. Анда хәзер Бөреле авыл җирлегенә кергән барлык авыллардан яу кырына киткән якташларыбызның исемнәре кертелгән. Иске парк 300 кешегә генә исәпләгән булса, яңасында бернинди проблемасыз зур-зур бәйрәм чаралары уздырырга була”.

Үзара салым программасы нигезендә Бөреле авыл җирлегендә чүп түгү урыннары булдырылды, йортлар төзекләндерелде. Киләсе елда акчаны юллар төзелешенә һәм су белән тәэмин итү системасын яңартуга юнәлтергә ниятлиләр.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев