Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзара салым акчасын – авылларны төзекләндерүгә

Биектау районы авыл җирлекләрендә якшәмбе, 1 декабрьдә халыкның актив катнашында референдум узды. Балигъ булган һәркемгә 2014 елда урындагы мәсьәләләрне хәл итүгә 100 сум күләмендә үзара салым кертүгә ризамы-түгелме дигән сорауга җавап бирергә кирәк иде. Бюллетеньнәрдә төзекләндерү буенча җыелган акча сарыф ителәчәк эшләр исемлеге күрсәтелде. Һәр авыл җирлегендә дә кичектергесез эшләр...

Биектау районы авыл җирлекләрендә якшәмбе, 1 декабрьдә халыкның актив катнашында референдум узды. Балигъ булган һәркемгә 2014 елда урындагы мәсьәләләрне хәл итүгә 100 сум күләмендә үзара салым кертүгә ризамы-түгелме дигән сорауга җавап бирергә кирәк иде.

Бюллетеньнәрдә төзекләндерү буенча җыелган акча сарыф ителәчәк эшләр исемлеге күрсәтелде. Һәр авыл җирлегендә дә кичектергесез эшләр бар. Республика, әлеге сумманы дүрт тапкыр арттырып, җирлекләргә үз ярдәмен күрсәтәчәк. Моның өчен халык акчасы нәкъ менә күрсәтелгән эшләрне башкаруга тотылырга тиеш.

Реклама

Референдум нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тавыш бирүчеләрнең 90 проценты куелган сорауга "әйе" дип җавап биргәннәр, ризасызлык белдерүчеләр 10 процент. Шулай итеп, биектаулылар, үзара салым акчаларын шушы максатта файдаланып, үзләре яши торган территорияне төзекләндерергә кирәк, дигән теләкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X