Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзара аңлашып эшләүнең нәтиҗәсе дә куанычлы

Ямаширмәдәге “Йолдыз” балалар бакчасы һәм Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе балаларны туган телдә укыту буенча республиканың иң яхшы 20 белем бирү учреждениесе арасына керде. Ямаширмә Татарстанның 40тан артык районы вәкилләре дәгъва кылган ике призлы урынны ничек яулый алды икән?

Без Ямаширмәдә телләргә өйрәтү методикасының үзенчәлеге нидә булуы белән кызыксындык. Моның өчен без турыдан-туры җиңүчеләрнең үзләре янына киттек. “Йолдыз” балалар бакчасына аяк басу белән үк татар теленең биредә укытыла торган телләрнең берсе генә булып тормавына, аның биредә укытуның нигезен тәшкил итүенә инандык.

- Без ел саен “Татар малае” һәм “Татар кызы”ның барлык бәйгеләрендә катнашабыз. Безнең үзебезнең казанышларыбыз, “Сәйяр” театрыбыз бар. Бездә милли бәйрәмнәрнең барысы да әти-әниләр, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә уздырыла. Һәр эштә һәм һәр чарада без киңәшләшеп, бергәләп эшлибез, - диде “Йолдыз” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гыймадиева.

Балалар бакчасының үз музее бар. Малайлар һәм кызлар кечкенәдән үк халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен белеп үссеннәр өчен әти-әниләр музейны һәрчак тулыландырып торалар. Барлык шөгыльләр, дәресләр һәм осталык дәресләре туган телдә уздырыла. Хәтта кул эшләнмәләре дә милли төсмерләр белән сугарылган.

Бакчада биюләр, уеннар һәм күңел ачулар татар халкына хас гадәтләрне саклап уздырыла. Болар һәммәсе дә балалар кечкенә чактан ук зур милләтнең бер өлеше булып торуларын аңлап үссеннәр өчен эшләнә.

- Безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 80 бала йөри, шуларның 78е - татарлар, 1 таҗик малае һәм 1 рус кызы. Педагогларыбыз барысы да югары белемле, беренче квалификация категориясенә ия, - дип дәвам итте сүзен “Йолдыз” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гыймадиева.

Тәрбия эшен мәдәният, мәгариф белән бергә бәйләп һәм ата-аналарны да җәлеп итеп алып бару аны тулы кыйммәтле һәм тирән эчтәлекле итә. Менә шундый бергәлек, аңлашып эшләү матур нәтиҗәләргә китерә дә инде. Балалар телне аерым бер фән буларак кына түгел, алар аны тормышларының аерылгысыз бер өлеше итеп кабул итәләр.

Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә телнең биредә даими үсеш чыганагы булып торуы аңлашылды. Әлеге белем бирү учреждениесе Биектау районында милли белем бирү буенча база мәктәбе булып тора һәм бу биредә республика укытучылары өчен семинарлар һәм тәҗрибә уртаклашулар уздыру хокукы бирә.

- Безнең мәктәптә 159 бала белем ала. Алар барысы да татар телен камил беләләр, чөнки бездә нигездә татарлар гына укый һәм дәресләр барысы да татар телендә алып барыла, - дип сөйләде мәктәп директоры Ленар Сафиуллин.

Әлбәттә, рус теле дәресләре дә бар, чит телләр дә укытыла. Балалар ул телләрнең барысында да иркен аралашалар. Укыту программасы гына түгел, югары уку йортлары тәҗрибәсе дә ярдәм итә.

- Без берничә яңа инновацион проект өстендә эшлибез, шуларның беренчесе «Ямаширмә мәктәбе - мәгърифәт учагы» дип атала. Бу нәкъ менә Казан федераль университеты һәм мәгарифне үстерү институтының фәнни җитәкчеләре белән хезмәттәшлек итү. Без семинарлар, стажировка узу мәйданчыклары оештырабыз. Бездә әле тагын “Без бергә” дип аталган проект та бар. Монысы мәгарифтәге системалылыкны чагылдыра. Без балага белем бирү белән балалар бакчасыннан ук шөгыльләнә башлыйбыз, аны башлангыч мәктәптә дәвам иттерәбез, аннары алар безгә киләләр. Безнең укучылар мәдәният йорты һәм башка төрле иҗади оешмалар белән актив хезмәттәшлек итәләр, - дип, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты туган тел һәм җәмгыять белеме укытучысы Чулпан Галиәхмәтова.

Татар телендә алып барыла торган бик күп белем бирү программалары һәм дәресләр, милли бизәкләр төшереп чигүләр белән шөгыльләнү, халык театры, тарихны өйрәнү - Ямаширмә авыл җирлегендәге белем бирү учреждениеләрендә эшне, бөтенесен алдан уйлап һәм планлаштырып, менә шундый бердәмлектә алып баралар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев