Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Закон сагында намус белән

2017 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасына 295 ел тула. Россия Федерациясе президентының 1995 елгы Указы нигезендә 12 гыйнвар рәсми рәвештә Прокуратура хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. "Усаллыкны, эштәге тәртипсезлекне, гадел булмаган хөкемне, ришвәтчелек һәм законсызлыкны бетерергә!" Прокурорлар алдында торган бурычларны рус патшасы Петр1 әнә шулай үтә дә кыска һәм катгый...

2017 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасына 295 ел тула. Россия Федерациясе президентының 1995 елгы Указы нигезендә 12 гыйнвар рәсми рәвештә Прокуратура хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.
"Усаллыкны, эштәге тәртипсезлекне, гадел булмаган хөкемне, ришвәтчелек һәм законсызлыкны бетерергә!" Прокурорлар алдында торган бурычларны рус патшасы Петр1 әнә шулай үтә дә кыска һәм катгый билгели. Моннан өч гасырга якын элек, 1722 елның 12 гыйнварында, Петр1 "Сенат каршында генерал-прокурор һәм обер-прокурор (прокурор ярдәмчесе, сенатта шул юнәлештәге департамент башлыгы), шулай ук прокуратура буенча төрле коллегияләрне гамәлгә кертү" турындагы Указга кул куя.
Өч гасыр дәвамында әлеге хокук институты дәүләтнең социаль-икътисади үсешенә әһәмиятле өлеш кертүче ныклы терәге булып тора. Ришвәтчелек һәм җинаятьчелек белән аяусыз көрәш, кеше хокукларын яклау, илдә бердәм икътисади ачыклык тәэмин итү - болар көндәлек эшнең бик аз өлеше генә. Халык дәүләтнең тәртип урнаштыруда һәм законлылыкны тәэмин итүдәге эшчәнлеге турында нәкъ менә прокуратура эше нәтиҗәләре буенча фикер йөртә, хөкем итә.
Прокуратура дәүләт институтында мөһим урынны алып тора. Күренекле рус юристы Анатолий Федорович Кони прокурорга билгеләмә биргәндә, аны болай тасфирлый: "Прокурор ул - үзенә башка зат. Әдәпле, әхлаклы, аның кулына ришвәт ябышмый. Ул бар яктан да Альп тау түбәләре өстендә яткан кардан да чистарак булырга тиеш".
Безнең илебез үзенең закон сакчылары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Өч гасырлык тарихны үз эченә алган Россия прокуратурасында андый шәхесләр бихисап була: генерал-прокурор Павел Ягужинский, юристлар Дмитрий Замятин, Дмитрий Лобанов-Ростовский, зирәк дипломат Дмитрий Дашков, хокукчы хезмәтен әдәбият-сәнгать, шигърият белән бергә алып баручы олы талант ияләре Гавриил Державин, Иван Дмитриев һәм башкалар.
Һәрвакыттагыча, гражданнарның хокукларын саклауда һәм яклауда прокурор күзәтчелеге иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Прокуратура ул - кеше иң авыр, чарасыз калган минутында мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган законлы дәүләт органы. Монда ул, һичшиксез, тиешле ярдәмен алачак, аның законлы хокукы һәрвакыт сак астында булачак.
Узган 2016 елда Биектау прокуратурасы тарафыннан РФ генераль прокуроры, ТР прокуроры һәм дәүләт, хөкүмәт җитәкчелеге билгеләгән бурычларны тормышка ашыру буенча бик күп эшләр башкарылды. Район халкы хокукларын, дәүләт һәм җәмгыятьнең законлы мәнфәгатьләрен яклауга аеруча зур игътибар бирелде. Җинятьчелеккә, ришвәтчелеккә, экстремистлык күренешләренә, террорчылыкка, законсыз рәвештә башкарыла торган комарлы уеннарга каршы тору район прокуратурасының һәрвакыт күз уңында торган һәм нәтиҗәле көрәш алып бара торган иң мөһим эшләреннән санала.
Халыктан килгән мөрәҗәгатьләр өстендә эшләү - бездә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Халык әйтсә, хак әйтер, диләр. Ул "авырткан җирне" төгәл күрсәтеп әйтә. Андый проблемалар бездә аерым исәптә. 2016 елда 727 шундый мөрәҗәгать тикшерелгән. Аларның күбесе нигезле дип табылды һәм алар буенча конкрет чаралар күрелде. Прокурор һәм аның урынбасарлары халыкны даими рәвештә кабул итә, аның моң-зарын, үтенечен тыңлап, тиешле гамәлләр кыла. аларның һәрберсенә тиешле ярдәм күрсәтелә.
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларның эшчәнлеген тикшергәндә аларның законлы хокукларын яклауга, кредит-финанс, бюджет өлкәсендә, экология һәм хуҗалык мөнәсәбәтләрендә җинаять һәм хокук бозуларга каршы көрәшкә, бердәм хокук җирлеге булдыруга, һәрвакыттагыча, өстенлек бирелә.
Узган ел халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр даими тикшерү узды. Әлеге оешмалар өзлексез һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтергә бурычлы. Төзелеш һәм җир эшләләре белән шөгыльләнүче оешмалар эшчәнлеге безнең даими күзәтчелек астында торды. Хезмәт хакы буенча эшчеләргә бурычлары булган предприятиеләр тикшерелде. Прокуратура тарафыннан 10 җитәкче административ җаваплылыкка тартылды. Безнең башлангыч белән хезмәт хакын вакытында түләмәү факты буенча 1 җинаять эше кузгатылды. Проруратура ярдәме белән әлеге предприятие хезмәткәрләренең законлы хокуклары яклау тапты һәм аларга 4,5 миллион сумнан артык хезмәт хакы түләнде.
Район прокуратурасы тарафыннан балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча эш тагын да активлашты. Шул юнәлештә эшләүче дәүләт органнары һәм ведомство вәкилләре белән элемтәләр тагын да ныгыды.
Хокук саклау, хакимият, җирле үзидарә органнарының экстремизм һәм террорчылык белән көрәштә бердәм карашы, комплекслы якын килүе уңай нәтиҗәләргә китерде. Милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрдә татулык, тынычлыкны булдыру, теләктәшлек тәрбияләү - көн кадагындагы бурычларның берсе булып торды һәм тора. Барлык органнарның бердәм рәвештә, килешеп эшләве нәтиҗәсендә узган ел районда күмәк чаралар уздырганда һәм, шулай ук, дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына сайлаулар вакытында экстремистик, террорчылык күренешләре күзәтелмәде, җәмәгать тәртибен бозулар булмады.
Соңгы өч ел эчендә тагын бер мөһим юнәлештәге эш үзенең көтелмәгән нәтиҗәләрен бирде. Ул да булса, пенсия белән тәэмин итү һәм салым турындагы законнарны бозуга караган җинаять эшләренә каршы көрәш чаралары уздыру. Район прокуратурасы каршында ведомствоара эшчәнлекне ныгыту буенча эшче төркем үз эшен бик ачык күрсәтте. Салым бурычларын яшергән физик затлардан гына да район һәм дәүләт бюджетына 15 миллион сум акча кайтарылды.
2016 елда мәгариф өлкәсенә кагылган законнарның үтәлеше, мәгариф учрежденияләренең уку-укыту эшенә әзерлеге, караучысыз калган балаларны барлау, балигъ булмаганнар арасында җинаять эшләренең торышын билгеләү һәм мәгариф системасының башка эшчәнлегенә караган тикшерү эшләре даими алып барылды.
Узган елда Биектау районы прокуратурасы тарафыннан 78 законсыз актлар ачыкланды. Аларның барысына да прокуратура ризасызлык белдерде. Законсыз рәвештә җир мәйданы бүлеп бирү, бюджет акчасын сарыф итү, аерым хуҗалык өчен закон белән нигезләнмәгән ташламалар ясау - болар барысы да прокуратура тарафыннан аерым затларның мәнфәгатен яклау һәм үзенең шәхси комагае өчен башкарылган эшләр буларак бәяләнә.
Узган ел районның икътисади мәнфәгатьләрен яклау максатыннан барлык хакимият органнары эшчәнлегенең законлылыгы һәм нәтиҗәлелеге гомуми тикшерүләр аша узды. Урыннарда җирле үзидарә органнарының гаделсезлекләргә каршы чара күрмәве, җир мәйданнарын максатчан файдалану турындагы законны бозу очраклары ачыкланды. Прокуратура район буенча барлыгы 726 закон бозу очрагын ачыклады. Шуларга 144 кисәтү язылды, 134 вазифаи кеше дисциплинар, 37 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 30 кеше закон бозуы турында кисәтү алды. Төрле дәрәҗәдәге судларга 4 856 мең сумлык 466 гариза бирелде, 8 җинаять очрагы ачыкланды. Аларның эше тикшерү органнарына җибәрелде. РФ җинять кодексының 37 матдәсе (2 бүлек, 2 пункт) буенча аларга җинаять эше кузгатылды.
Прокуратураның иң мөһим функцияләренең берсе - җинаять эшләре буенча суд барышында дәүләт тарафыннан билгеләнгән гаепләүче як буларак чыгыш ясау. Суд барышында прокурорларның катнашуы гадел хөкем чыгаруда ярдәм итә. Җинаять эшләрен караганда судка кадәр булган вакытның мәгъкульлеген тәэмин итү, җинаять суды эшләрендә гражданнарның конституцин хокукларын яклау да район прокуратурасының күз уңында тора. Узган елда 189 җинаять эше буенча район прокуратурасы гаепләүче буларак чыгыш ясады.
Биектау районы прокуратурасы киң җәмәгатьчелек өчен һәрвакыт ачык булды һәм шулай булып кала да. Прокуратура эшчәнлегенә кагылган барлык мөһим чаралар да районның һәм республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктырту таба. Берничә ел рәттән ТР прокуратурасының рәсми сайтында район прокуратурасының эшчәнлеген яктыртып бару буенча безнең прокурор республика прокурорлары арасында әйдәп баручылар арасында кала бирә. Массакүләм мәгълүмат чараларына даими күзәтү алып барыла.
Район прокуратурасы халыкка законнарны аңлату, аның нинди хокукларга ия булуын төшендерү юнәлешендә даими эшли. Дәүләт органнары, җәмәгать оешмалары гражданнарны кабул иткән вакытта район прокуратурасы хезмәткәрләре дә катнаша.
Узган елда без берничә республикакүләм чараны оештырдык. Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләрен томышка ашыруга багышланган түгәрәк өстәл шундыйлар рәтенә керә.
Алда без эшлисе эшләр бихисап: икътисадта, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуда, аның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә баш күтәрми хезмәт итәсе бар. Бәрәкәт, иминлек һәм тынычлык үзеннән-үзе генә килми. Һәркем үз урынында үз эшен төгәл һәм намус белән башкарганда гына бөтенлеккә ирешеп була. Районыбыз үсеше, республика һәм ил үсеше һәрберебездән һәм һәммәбездән тора.
Ирешкән уңышлар, эшләнгән эшләр турында бик күп сөйләргә була. Әмма бәйрәмнең язылмаган кануннары бар. 12 гыйнвар - безнең һөнәри бәйрәм көне.
Прокуратура хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан, иң беренче чиратта, район прокуратурасында озак еллар намуслы хезмәт иткән ветераннарыбызга ихтирам һәм рәхмәт хисләремне җиткерәм. Исән-имин яшәгез, хөрмәтле ветераннар. Сез тудырган система бүген дә ныклы һәм дәвамлы. Аның дәвамчылары - безнең яшь кадрлар.
Биектау районы прокуратурасында югары квалификацияле, эш сөючән хезмәткәрләр эшли. Алар закон сагында намус белән торалар, үзләренең бурычларын шан-шөһрәт белән, вөҗдан кушканча башкаралар, Россия прокуратурасының гасырлар буена килгән гореф-гадәтләрен барлыйлар һәм саклыйлар. Аларның барысына да бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм.
Район прокуратурасы исеменнән районыбызның барлык җирле үзидарә органнарына, шәхсән Биектау муниципаль районы башлыгына һәръяклап күрсәткән ярдәме өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Бәрәкәт бердәмлектә, диләр. Районның суд һәм хокук саклау органнарында безнең белән бергә, кулга-кул тотынып эшли торган хезмәттәшләргә дә мең рәхмәт.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев