Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юртыш авылында янгын булды (ФОТО)

5 ноябрь 16 сәгать 03 минутта 113 нче номерлы янгын бүлегенә Биектау районының Юртыш авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын чыккан урын - барсы да бер түбә астына кертелгән такта сарай, агач мунча. Шушы биналар белән бергә тышкы яктан профнастил белән тышланган торак йорт һәм веранда да керә....

5 ноябрь 16 сәгать 03 минутта 113 нче номерлы янгын бүлегенә Биектау районының Юртыш авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын чыккан урын - барсы да бер түбә астына кертелгән такта сарай, агач мунча. Шушы биналар белән бергә тышкы яктан профнастил белән тышланган торак йорт һәм веранда да керә. Биналарда электр һәм газ кертелгән.
Коткаручылар килгәндә 75 кв м мәйданны янгын камап алган һәм янгын түбәгә үрмәләгән була. Янгынның барлык биналарны чорнау куркынычы туа. Торак йорттан 5 метр читтә күршеләрнең торак йорты, ә 4 метр читтә гараж да урнашкан була.
Янгын булган урынга килеп җиткән коткаручылар күрше биналарга да, янгын булган бинага да су сиптерә башлыйлар.
Суны янгын чыккан урыннан 350 метр ераклыкта урнашкан күлдән китерәләр.
16 сәгать 59 минутта янгын тулаем сүндерелә.
Нәтиҗәдә 75 кв.м мәйданда каралты, 20 кв.м мәйданда веранда тулаем янып бетә, түбә яртылыш яраксыз хәлдә. Янгынның тулаем мәйданы 150 кв.метр. Үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.
Янгын чыгу сәбәбе - электр җиһазлары белән дөрес җиһазландырылмау.
Матди зыян - 250000 сум.
Янгын сүндерүчеләр тарафыннан саклап калынган милек 2000000 сумны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев