Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр игътибарына

Роскомнадзор искәртә: 2006 елның 27 июлендә кабул ителгән "Шәхси мәгълүматлар турында"гы 152 нче номерлы Федераль законның 25 нче маддәсе 4 нче өлешендә күздә тотылган таләпләр нигезендә шәхси (персональ) мәгълүматларны эшкәртүче, әмма ОПД Реестрында теркәлмәгән операторлар шәхси мәгълүматлар субъектлары хокукларын яклау буенча Вәкаләтле органга шәхси мәгълүматларны эшкәртү турында Белдерү кәгазе (уведомление),...

Роскомнадзор искәртә: 2006 елның 27 июлендә кабул ителгән "Шәхси мәгълүматлар турында"гы 152 нче номерлы Федераль законның 25 нче маддәсе 4 нче өлешендә күздә тотылган таләпләр нигезендә шәхси (персональ) мәгълүматларны эшкәртүче, әмма ОПД Реестрында теркәлмәгән операторлар шәхси мәгълүматлар субъектлары хокукларын яклау буенча Вәкаләтле органга шәхси мәгълүматларны эшкәртү турында Белдерү кәгазе (уведомление), ә 2015 елның 1 нче сентябреннән өстәмә рәвештә мәгълүматлар базасының урнашкан урыны турындагы мәгълүматларны күрсәтеп, 2014 елның 21 июлендә кабул ителгән "Мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенә төгәллекләр кертү өлешендә Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 242 нче номерлы Федераль законның 2 нче маддәсе таләпләре нигезендә гражданнарның персональ мәгълүматлары күрсәтелгән мәгълүматны җибәрергә тиешләр. Җибәрү өчен адрес: Гарифьянов урамы, 28а йорт, Казан шәһәре, 420138, а/я 25. Белешмәләр өчен телефон: (843) 228-59-06, 228-72-92. Электрон почта адресы: onopd@gsnrt.ru. Сайт: 16. rkn.gov.ru/directions/personal-data/formy-gokumentov/.

ОПД Реестрында 2011 нче елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар, 2013 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча, Роскомнадзорга аның территориаль органнары аша персональ мәгълүматларны ("Шәхси мәгълүматлар турында"гы Федераль законның 22 маддәсе 3 нче өлешенең 5, 7.1, 10 һәм 11 пунктларында күрсәтелгән) эшкәртүче операторлар реестрында оператор турындагы хәбәрләргә (сведения) үзгәрешләр кертү турында Мәгълүмати хат, ә 2015 елның 1 сентябреннән 2014 елның 21 июлендә кабул ителгән 242 нче номерлы Федераль законның 2 нче маддәсе таләпләрен истә тотып, РФ гражданнарының персональ мәгълүматлары булган мәгълүматның мәгълүмат базасы урнашкан урын турындагы хәбәрләргә (сведения) үзгәрешләр кертелү турында Мәгълүмати хатны җибәрергә тиешләр иде (16.rkn.gov.ru/direktions/personal-data/p10197/).

Роскомнадзор игътибарыгызны запрос буенча Вәкаләтле органга мәгълүматны җибәрмәгән яки үз вакытында җибәрмәгән өчен Россия Федерациясенең Административ хокук тәртибе бозулар турындагы Кодексының 19.7 маддәсендә административ җаваплылык күздә тотылуына юнәлтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев