Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юнармиячеләр сафы киңәя

Биектау районының Юнармия  Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте республикада иң активлардан санала. Мондый хәрәкәт укучыларда туган илгә мәхәббәт, аларның күңелләрендә патриотик рух тәрбияләү максатларында оештырылган иде. Быел гына да Юнармия сафларына җиде дистәдән артык укучы кабул ителде. Хәрәкәт сафларына яңа гына кабул ителгән дусларыннан аермалы буларак, берничә ел Юнармия сафларында торган  укучылар инде    хәрби уеннарда, бәйге-фестивальләрдә катнашалар, Җиңү парадларында, Әфганчылар көнендә, Хәтер көнендә, башка хәрби-патриотик чараларның үзәгендә кайныйлар, өлкәннәргә, ветераннарга шефлык күрсәтәләр.

Бу атнада  Чернышевка авылы мәдәният йортында авыл мәктәбенең 6 сыйныфында укучыларны Юнармия сафларына кабул итү тантанасы узды. Тантанада балалар алдында Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов һәм Татарстан Республикасының десантчылар берлеге вәкилләре  чыгыш ясады. Дәрәҗәле кунаклар малайлар һәм кызларны туган илебезнең тугры гражданнары булырга өндәде. Бу көнне 13 укучы тантаналы рәвештә ант эчте һәм аларга Юнармия әгъзаларына гына бирелә торган белешмә, күкрәк билгесе тапшырылды. Яңа отряд Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Дан орденының тулы кавалеры булган якташыбыз  Михаил Скрементов исемен йөртәчәк.

 “Районыбызның Юнармия хәрәкәте сафы ел саен тулылана бара. Укучылар үзләренең әлеге хәрәкәт вәкиле булулары белән горурланалар. Без аларның  чын патриотлар булып үсүләрен телибез” - диде Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов.

Районның Юнармия хәрәкәте әгъзалары бер гаилә булып яши. Күптән түгел Шәпше авылы мәдәният йортында хәрби-патриотик клубларның район бәйгесе узды. Анда район мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы балалар катнашты.  

Эвелина Гәйфуллина да Юнармия сафларына 6 нчы сыйныфта укыган вакытта килә. Моннан соң өч ел вакыт узган. Эвелина бүген   Калашников автоматын 26 секунд эчендә сүтеп-җыя,  төз ату буенча лаеклы урыннарны алып килә. Кайбер малайлар да Эвелина дәрәҗәсенә җитә алмый, хәтта.

“Узган ел мин ярыш вакытында бик нык дулкынланган идем, автоматның предметларын төшереп җибәрдем. Шул сәбәпле икенче урынны гына ала алдым. Быел  бәйге вакытында үземне тыныч тоттым. Нәтиҗәсе – беренче урын”, - ди Дөбьяз урта мәктәбе укучысы Эвелина Гәйфуллина.

Реклама

Юнармиячеләр бәйгесе 7 номинациядә узды. Отрядлар  сафта  йөреп күрсәтте, хәрби-патриотик клубларының эмблемасы турында сөйләделәр, физик күнегүләрдә ярыштылар. Балалар ярышына мәртәбәле комиссия, шул исәптән  хәрби диңгез флотында хезмәт иткән якташларыбызның «Тайфун» республика иҗтимагый җәмгыяте әгъзалары да бәя биреп барды.

“Балаларның активлыгы күренеп тора. Алар сафта да төз атлыйлар, автоматларны да бик тиз сүтеп-җыялар, гомумән, хәрби-патриотик тәрбия эше бик яхшы куелган”, - дип билгеләп үтте «Тайфун» республика иҗтимагый җәмгыяте әгъзасы Дмитрий Григорьев.

Бәйгедә беренче урынны Дөбьяз мәктәбе укучылары алды. Аларга бәйге кубогы тапшырылды. Балалар бертавыштан үзләренең бүгенге җиңүләрен авыруы сәбәпле әлеге чарага килә алмаган укытучыларына  багышлаулары турында әйттеләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев