Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юллардагы карны кем чистартырга тиеш?

Синоптикларның фаразлавына караганда, кыш үз хокукларына керергә җыена, ахрысы. Димәк, якындагы берничә көндә биектаулылар кар явуга әзер булырга тиешләр.

Тәртип яратучы һәм җаваплы мөнәсәбәттә булучылар кичләрен, көрәк тотып, өй тирәләреннән кар көрәргә керешерләр, ә кемнәрдер, үзидарә органнарына яки “Халык контроле”нә хәбәр җибәрү өчен кулларына кәгазь белән каләм алырлар.

Шикаятьләрдә чынлап та мөһим мәсьәләләр кузгатылганда ярый ул. Әмма кар чистарту өчен кем җаваплы икәнлеген ачыклауда ничек ялгышмаска соң?

Биектау районындагы 16 авыл җирлегенең үз тракторлары бар. Мүлмә авыл җирлегендәге Яшьләр урамында юлларны чистартуда бернинди проблема да юк. Биредә әлеге мәсьәләне үз теләге белән шушы авылда яшәүче Руслан Салихҗанов хәл итә. Зарурлык килеп туганда ышанычлы дусты - “Беларусь” тракторында юлга кузгала.

- Моннан өч еллап элек техника алдык, кар чистарту җайланмасы урнаштырдык. Хуҗалык өчен сатып алдык. Җәй көне анда җир сөрәбез, кышын кешеләргә булышабыз, - диде Руслан Салихҗанов.

Яшьләр урамында, Русланның үзе әйтүенчә, кар һәрвакыт күбрәк була икән. Кар көртләре 1әр метрга җитә, ди. Әле монысы кар бик күп яумаганда. Күршеләре эш урыннарына тоткарлыксыз гына барып җитә алсыннар өчен юлларны иртәнге 5 тә торып чистарта. Аннары үзе дә эш-мәшәкатьләренә керешә.

Һәр кешенең, һәр оешманың яки ведомствоның үз вазифалары бар. Шулай булгач, муниципаль территория өчен муниципалитет җавап бирә, федераль юлларга - дәүләт, ә шәхси территориягә - аның хуҗасы.

Сезнең участокка терәлеп торучы территория гомуми файдаланудагы территория дип санала. Аны үзеңнеке итеп файдаланырга ярамаса да, андагы тәртипне нәкъ менә сез күзәтергә, җыештырып торырга тиеш. Җәйге айларда газонны, чүп үләннәрен чабарга, кышын - карын чистартырга. Һәм моңа сез үзегезнең йорт хуҗасы икәнлегегезне раслаучы документны алган мизгелдә үк риза булдыгыз.

Авыл Советының үз дигәнендә нык торып үтенечләр белән мөрәҗәгать итүе җирле үзидарә органнарының теләге буенча эшләнми, бу - авыл җирлекләре территориясен төзекләндерү һәм тәртиптә тоту буенча гамәлдәге Кагыйдәләр таләбе, ә аларны Советлар раслый. Алар барысы да гомуми куллану өчен Биектау районының рәсми сайтында куелган. Әлеге Кагыйдәләрнең 99 нчы пункты нигезендә физик затлар һәм юридик затлар территорияне үз вакытында чистартырга тиешләр, дип язылган.

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күздә тотылган: гражданнарга 2000 cумнан 3500 сумга кадәр; вазифаи затларга - 15000 сумнан 30000 сумга кадәр; юридик затларга - 200000 сумнан 500000 сумга кадәр.

Сезнең йортыгыз янындагы территориянең күпме өлеше сезнеке дип саналуы җирле власть тарафыннан билгеләнә. Сүз уңаеннан, Россия шәһәрләрендә, төрле интернет чыганаклардан аңлашылганча, аның мәгълүм метражы бар. Биектау районында кагыйдәләр башка - бу, җыеп кына әйткәндә, коймагыздан юлга кадәрге ара. Анда ничә метр булуы да мөһим түгел.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев