Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юлга чыксаң, уяу бул!

Һава температурасының кискен үзгәреп торуы юлларда транспорт катнашындагы фаҗигаләрнең санын арттырып җибәрде. Агымдагы елның 10 аенда республикадагы машина юлларында 3,5 меңгә якын юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, аларда 266 кеше һәлак булды һәм 400дән артык кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Шушындый вакыйгаларга игътибарны җәлеп итү өчен Бөтендөнья юлтранспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кертелгән.

21 ноябрьгә кадәр, атна буе бөтен дөньяда юлларда һәлак булучыларны искә алалар. Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә юл-транспорт корбаннарын искә алу көненә багышланган тәрбия сәгате уздырылды. Бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын искә төшерү өчен нигезле сәбәп.

- Әлеге чарага барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, гомумән белем учреждениеләре һәм автомәктәпләр дә җәлеп ителде. Бу көннәрдә төрле профилактик әңгәмәләр, агитация-пропагандистлык чаралары уздырыла, - дип сөйләде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Юл билгеләре турындагы белемнәре белән уртаклаштылар һәм юл тирәләрендә, юл читләрендә уйнауның бик куркыныч булуына төшендерергә тырыштылар.

Балалар белән шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айрат Әсәдуллин да сөйләште. Ул яктылык кайтаргыч җайланмаларның мөһимлеген искә төшерде һәм балаларга кышкы чорда юлларда аеруча куркыныч булуын тәфсилләп аңлатты.

Реклама

- Ни кызганыч, безнең муниципаль район территориясендә юл-транспорт һәлакәтендә балигъ булмаганнарның сәламәтлегенә зыян килгән очраклар да бар. Ике очракта балалар автомобиль салонында булалар һәм килеп туган хәлне берничек үтә үзгәртә алмыйлар. Тагын бер очракта юлдан баручы велосипедчыга зыян килә, - дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айрат Әсәдуллин.

Биектау районында ел башыннан 41 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, аларда ун кеше һәлак булды, илле кешегә зыян килде. Шулардан өч авариядә биш бала зыян күрде. Юл хәрәкәте инспекторлары балалар белән әледән-әле әңгәмәләр уздырып торуны юллардагы фаҗигаләрне киметүгә йогынты ясаучы факторларның берсе дип саныйлар. Юл хәрәкәтендә катнашучы балалар тиешле кагыйдәләр турында үзләре дә белсеннәр һәм үтәсеннәр, шулай ук алар турында өлкәннәрнең дә исләренә төшереп торсыннар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев