Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юлда "Ашыгыч ярдәм"гә комачаулаган автомобильләрне таранлау рөхсәт ителергә мөмкин

"Мондый очракларны хулиганлык дип карарга ярамый", - дип белдерә Федерация Советы комитеты башлыгы. Коткару хезмәте эшенә каршылык тудыру аркасында үлем очрагы килеп чыгуны хулиганлык дип түгел, ә кеше тормышына куркыныч янауга тиңләргә кирәк, дип белдергән РИА Новостига Федерация Советының Социаль комитет җитәкчесе Валерий Рязанский. Алдан гаммәви матбугат чараларында, әгәр автомобильләр...

"Мондый очракларны хулиганлык дип карарга ярамый", - дип белдерә Федерация Советы комитеты башлыгы.
Коткару хезмәте эшенә каршылык тудыру аркасында үлем очрагы килеп чыгуны хулиганлык дип түгел, ә кеше тормышына куркыныч янауга тиңләргә кирәк, дип белдергән РИА Новостига Федерация Советының Социаль комитет җитәкчесе Валерий Рязанский.
Алдан гаммәви матбугат чараларында, әгәр автомобильләр ашыгыч ярдәм машиналарына юлдан үтәргә комаучауласа, ул автомобильләрне таранларга мөмкин, дигән мәгълүмат булган иде. Сәламәтлек саклау министрлыгында ашыгыч ярдәм машинасы үтүдә кыенлык тудырган өчен җаваплылыкны катгыйландыру вариантларын карауларын җиткерделәр.
"Коткару хезмәте эшчәнлегендә каршылык тудырылып, үлем очрагы булганда, аны кеше тормышына куркыныч тудыру турындагы Россия Җинаять кодексына бәйләп карарга кирәк", - диде Рязанский.
Ул Җинаять кодексына анализ ясап, документка тиешле төзәтмә кертергә кирәкме икәнлеген карауны билгеләп үтте.
"Мондый очракларны хулиганлык дип карарга ярамый", - дип белдерә Федерация Советы комитеты башлыгы. Аның сүзләренчә, кирәк булган очракта сенаторлар Җинаять кодексына тиешле үзгәрешләрне әзерли һәм кертә ала.
"Таран" идеясен шәрехләп, Рязанский закон чыгаручылар әлеге норманы үткәрмәс дип саный. "Техник яктан караганда да ашыгыч ярдәм машинасы массасы Toyota Land Cruiserныкы кебек үк. Моннан тыш, комачаулаучы машинаны юлдан алу кеше тормышын коткарырга тиешле вакытны алачак", - дип йомгаклады ул.
татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев