Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юл-транспорт һәлакәтендә бер гаилә әгъзалары зыян күргән

Килеп җиткән коткаручылар һәлак булган хатын-кызны һәм зыян күрүчеләрне җимерелгән машинадан махсус инструментлар ярдәмендә чыгарган. Балык Бистәсе районында үлем очрагы белән тәмамланган юл һәлакәте вакыйгалары ачыкланды. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән...

Килеп җиткән коткаручылар һәлак булган хатын-кызны һәм зыян күрүчеләрне җимерелгән машинадан махсус инструментлар ярдәмендә чыгарган.
Балык Бистәсе районында үлем очрагы белән тәмамланган юл һәлакәте вакыйгалары ачыкланды. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Искәртеп үтик, фаҗига бүген иртән 9 сәгать 30 минутта булган. Бердәм 112 номеры экстрендиспетчерлык хезмәтенә Саескан тавы -Шәле трассасының 4нче километрында 14нче модельле «Лада»ның Владимир өлкәсеннән булган фургонлы «Пежо Боксер» машинасына бәрелүе турында хәбәр алынган.

19 яшьлек машина йөртүче, шулай ук пассажирлар: 11 яшьлек малай, 19 яшьлек кыз һәм 50 яшьлек ир-ат төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алган.
3 нче зона янгын коткару отряды һәм 128 нче янгын-коткару часте коткаручылары һәлак булучыны һәм зыян күрүчеләрне җимерелгән машинадан чыгарган. Аларны алу өчен махсус инструмент белән машина түбәсен кискәннәр.

Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтеп, медиклар кулына тапшырганнар. Алар барысы да Казан травмотология үзәгенә җибәрелгән. «Пежо» йөртүче зыян күрмәгән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев