Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юл әлифбасын районның балалар бакчаларында җентекләп өйрәнәләр

Красносельский авыл җирлегенә караган “Рябинушка” балалар бакчасында “2020 елгы яшел ут” республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды. Анда 6 балалар бакчасы һәм 18 хезмәткәр катнашты. “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә 1 нче урынны Чыпчыктагы “Ромашка” балалар бакчасы яулады. Ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында иң яхшысы “Рябинушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Курбанова булды.

Тапкырлау таблицасын балалар кечкенә чакта әти-әниләре белән бергәләп өйрәнәләр, ә менә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында, ни кызганыч, күп очракта онытып җибәрәләр. Онытмасалар да, бу барлык гаиләләрдә дә искә төшерелми. Бала җәмгыятьтә һәм юлларда үз-үзен тоту кагыйдәләренә нәкъ менә гаиләдә өйрәнә.

Балалар бакчасы бу белемнәрне ныгытырга гына ярдәм итә.

“Рябинушка” балалар бакчасында юл әлифбасын өйрәнү мәсьәләсендә тулы тәртип. “2020 елгы Яшел ут” конкурсында җиңүче Татьяна Курбанова күп еллардан бирле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймау буенча профилактика эше алып бара. Ул шушы темага кагылышлы район һәм республика дәрәҗәсендәге чараларда даими катнаша. Мәсәлән, нәкъ менә шушы балалар бакчасында ясалган китап “Яшел шкатулка” республика конкурсында җиңүче булды. Бу китапта барысы да күңел биреп, кызыксынып эшләнгән.

- Китап башыннан ахырына кадәр кулдан эшләнде. Аның һәр битенә аерым шөгыль багышланды. Балалар аның белән бик яратып уйныйлар, файдаланалар. Биредә балалар өйрәнә һәм белемнәрен ныгыта алсын өчен хәтта машинага куела торган махсус утыргыч макеты да бар, - дип сөйләде Красносельский авыл җирлегенә караган “Рябинушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Курбанова.

Чыпчыктагы “Ромашка” балалар бакчасы да бу эштә иң яхшылардан булды. Җиңүчеләр март аенда Чистайда республика этабында район намусын яклаячаклар. Ә әлегә аңа җитди әзерлек бара. Чөнки хезмәтләргә бәя бирүгә мөнәсәбәт бик таләпчән. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе А л с у С а ф и у л л и н а комиссиянең нәрсәгә игътибар итәчәге турында кыскача аңлатып үтте. Хезмәтләрнең кайдан да булса күчерелмәгән булуына яки мәгълүматның искергән булмавына игътибар итәчәкләр. Ул педагоглар өчен дә, атааналар өчен дә мөһим мәгълүмат тупланган “Сакла” сайтын кулланма итеп алырга тәкъдим итте.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев