Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ЮХИДИ инспекторлары “камерага эшлиләр” (+ВИДЕО)

Машина йөртүчеләр юллардагы камераларга ияләнеп беттеләр инде һәм моның мәҗбүри чара икәнлеген беләләр. Камералар саны елдан-ел арта бара. Бу - шоферларны контрольдә тоту алымы. Үз хәбәрчебез исә ЮХИДИ хезмәткәрләренең үзләренең гамәлләренең законлылыгына контрольлек итүче камералар турында сөйли. Халык арасында йөри торган имеш-мимешләр автоинспекция хезмәткәрләренә дистә еллар буена ришвәтчеләр образын "ябыштырып...

Машина йөртүчеләр юллардагы камераларга ияләнеп беттеләр инде һәм моның мәҗбүри чара икәнлеген беләләр. Камералар саны елдан-ел арта бара. Бу - шоферларны контрольдә тоту алымы. Үз хәбәрчебез исә ЮХИДИ хезмәткәрләренең үзләренең гамәлләренең законлылыгына контрольлек итүче камералар турында сөйли.
Халык арасында йөри торган имеш-мимешләр автоинспекция хезмәткәрләренә дистә еллар буена ришвәтчеләр образын "ябыштырып куйды". Совет заманнарында йөртү таныклыгын тишмәсеннәр өчен сөйләшүләр алып барылса, бүген - штрафтан котылу өчен. Соңгы елларда вәзгыять тамырдан үзгәрде. Хәзер шоферлар белән сөйләшүләр бары тик юл хәрәкәте инспекторлары машиналарында гына алып барыла. Камера эшләп торганда. Аның мәҗбүри тәртибе шундый һәм ул ЮХИДИда эшләүче барлык хезмәткәрләргә кагыла.
- Бу хезмәткәрләргә контрольлек итү өчен бик әйбәт этәргеч. Коррупция күренешләренә каршы көрәшнең иң олтималь чарасы. Биектау районында барлык ЮХИДИ машиналары да шундый камералар белән җиһазланган, - дип аңлатты безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлеге начальнигы Раил Әминов.
Камералар машинаның алгы тәрәзәсенә автомобильнең эчендә һәм тышкы ягында ниләр булуын аермачык күренеп торырлык итеп беркетелә. Барлык сөйләшүләр языла бара. Мондый чара чынлап та коррупция чагылышларына юл куймый. Моннан бер еллап элек Биектау районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрен ришвәт алган өчен эшеннән азат итүләре бөтен кешенең исендә калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев