Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Йомгак ясап, планнар билгелибез

Район авылларында халык җыеннары уздыру кампаниясе бара. Елына ике тапкыр уздырыла торган җыеннарның һәрберсендә уртага салып сөйләшер мәсьәләләр байтак була. Бу атнада Әлдермеш һәм Айбаш авылларында халык җыеннары узды. Җыеннарда район җитәкчелеге дә катнашты. Әлдермеш авылы халкы активлыгы белән аерылып тора. Мондый чараларда авыл мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы була. Чөнки җыеннарда гына бердәм фикер алышып, проблемаларны барлап, аларны чишү юлларын билгеләргә була. Бу юлы да авыл халкы эшләнгән эшләргә йомгак ясап, агымдагы елга планнар төзеп куйды.

Ә планнар байтак һәм төрлетөрле. Авылларның инфраструктурасы шәһәр җиреннән артык күп аерылмый хәзер. Авылның һәр өенә су кергән, канализация торбалары сузылган. Урамнар төнлә дә яп-якты - һәр баганада лампочкалар янып тора. Юлларга таш, асфальт җәелгән. Һәр кешенең капка төбенә кадәр язгы-көзге пычракларда да машина килеп туктый ала. Халык инде хәзер мондый уңайлыкларга күнегеп тә бара. Авылны, урамнарны төзекләндерү, матурлау, ямьләү, спорт объектлары булдыру, балалар өчен уйнау мәйданчыклары төзү турында уйлый. Үзара салым акчасына аларын да төзү мөмкинлеге туды.

2020 ел юбилейлар елы. Билгеле булганча, юбилей чаралары май аенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү белән башланып китәчәк. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын да республика халкы зурлап бәйрәм итәргә ниятли. Ә биектаулылар район оешуның 85 еллыгына әзерләнә. Юбилейга әзерлек планы күптән расланган. Оештыручылар районның һәр авыл җирлеген һәм һәр кешесен юбилей чараларында актив катнашырга чакыра. Әлдермеш авылы җыенында районның төрле структура җитәкчеләре чыгыш ясады. Алар арасында авыл хуҗалыгы идарәсе, эчк е эшләр бүлеге вәкилләре, гадәттән тыш хәлләр мин и с т р л ы г ы н а к а р а г а н бүлек җитәкчеләре, урман хуҗалыгында эшләүчеләр бар иде.

Районның күзәтү эшчәнлеге һәм профилак тик эшләр бүлеге җитәкчесе Алек - сей Разгулов районда бу ю н ә л е ш т ә ба ш к а р ы л га н эшләргә йомгак ясады. Алексей Разгулов Айбаш авылында да чыгышын шул темага алып барды. Ул узган ел Айбаш авыл җирлеге башлыгы ярдәме белән янгын сүндерү җайланмасы яңартылуы турында хәбәр итте. Айбаш һәм Апсабаш авылларында янгын сүндерү машиналары үтәрлек итеп юллар төзекләндерелде. Көек авылында да янгын кисәтү һәм сүндерү җайланмалары яңартылды.

У р м а н х у җ а л ы г ы хезмәткәрләре дә үз чыгышларында урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә тукталды. Узган ел бу юнәлештә саллы гына эшләр башкарылган. А й б а ш л ы л а р м ә д ә н и я т ө л к ә с е н ә к а г ы л г а н мәсьәләләрне дә читләтеп үтмәде. Чөнки биредә һәр кеше авылның, районның мәдәни тормышында актив катнаша. 2019 елда авыл мәдәният йорты «Иң яхшы мәдәният йорты» дигән 100 мең сумлык грант отты. Акчага оргтехника сатып алынды.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев