Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Йолдызлык 2020» талантлары

Биектаулылар Теләчедә «Созвездие-Йолдызлык-2020» фестиваленең зона турында катнашып, үз талантларын күрсәтте.

Безнең белешмә: «СозвездиеЙолдызлык» фестивале - ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале 2002 елдан Татарстан Президенты химаячелегендә (патронажлыгында) уза.

Әлеге бәйге барлык Татарстан Республикасыннан сәләтле яшьләрне җыйды, күп кенә яшь кешеләргә эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үзләренең к ө ч л ә р е н с ы н а п к а р а р г а мөмкинлек ачты, үзләренә лаеклы остазлар, дуслар, фикердәшләр табарга булышты. Быелгы фестивальнең финалына Биектау районыннан 17 бала чыкты. Алар арасында аерым башкаручылар, биючеләр, конферансьелар бар.

Я ш ь т а л а н т л а р н ы к и ң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан без газетабызда финалга чыккан талантлар турында аерым рубрика ачып җибәрәбез. Бүгенге язмабыз Азалия Баһавиева турында. Ул «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 10 ел дәвамында катнашып килә. Быел ул фестивальнең Теләчедә узган зона турында беренче урынга лаек булды. Азалия аерым башкаручылар номинациясендә дә, «Герда» һәм «Алтынай» ансамбльләренә кушылып җырлаганда да җиңүгә иреште.

- Ф е с т и в а л ь г ә б е з ел б у е әзерләнәбез. Моңа күп көч һәм вакыт сарыф ителә. Башкаручылар гына түгел, безнең остазлар да күп көч куя. Кайвакыт барысын да ташлап китәсе килә. Җитте инде, башка катнашмыйм, дигән чаклар да булды. Әмма бераз көч туплаганнан соң тагын көрәшә башлыйсың. Иҗат ул үзеннән-үзе дә бәреп чыга, - ди Азалия.

Азалия Баһавиева вокал белән кечкенәдән шөгыльләнә. 6 яшьлек чагында ул беренче тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнаша. Ул вакытта нинди хисләр кичергәнлеген бүген инде хәтерләми дә.

- Мин үземне вокалдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Бу минем хобби. Вокал белән бу дәрәҗәдә җитди шөгыльләнермен дип уйламаган идем. Җырлаганда, музыка тыңлаганда мин үземә рәхәтлек алам, - дип тәмамлады үзенең сүзен Азалия.

Б ү г е н г е к ө н д ә А з а л и я В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты каршындагы колледжның 1 курсында укый. Вокал белән шөгыльләнүен дәвам итә. Киләчәктә тәрҗемәче булырга хыяллана. Әлбәттә инде, «Созвездие-Йолдызлык 2020» фестивале финалында җиңү яулау турында да хыяллана ул.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев