Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Йолдызлы бишлек”

22 нче ноябрь көнне Биектау районы Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы яңа бинага күчүенә 5 ел булуын билгеләп үтте. Бәйрәмгә лаеклы ялда булучы бакча хезмәткәрләре, хәзергесе вакытта лаеклы ялда булып эш итүче хезмәткәрләребез һәм бик күп кунаклар чакырылды. Очрашуга килүчеләр башта бакча белән таныштылар.

Килгән кунаклар бергәләп үткән юлларын искә төшерделәр, хезмәттәшләре белән күрештеләр, бер-берләренә, туган бакчабызга изге теләкләрен җиткезделәр! Бәйрәм “Йолдыз” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгышы белән башланып китте. Балаларның чыгышы җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Әлбәттә, балалар бакчасының тормышын уен-көлкедән башка күз алдына китереп булмый. Кичә “Принцессаның балалар бакчасына эшкә керергә теләве” турындагы тамаша белән дәвам ителде. Тамаша дәвамында бакчада тәрбияләнүче балалар үзләренең осталыклары белән принцессага бакчада эшләүче һәрбер хезмәткәрнең эше җаваплы, белем, осталык соравын күрсәттеләр. Без, татар халкында, “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,” – дигән гыйбарә яши. Шул уңайдан, тәрбияче Алсу Әдхәм кызы “Йолдыз” балалар бакчасының үткәне, анда эшләп чыккан тәрбиячеләр һәм башка хезмәткәрләр турында мәгълүмат бирде. 1969 нчы елда балалар бакчасының беренче бинасы салына, ә 1970 нче елда бер төркем эшли башлый, балалар бакчасының мөдире – Гайнетдинова Дания Басыйр кызы була. 1984 нче елда, балалар күп булу сәбәпле, “Ленин” исемендәге колхоз икенче өстәмә бина сала, ике төркемдә 40 бала тәрбияләнә башлый. 1986 нчы елдан 2014 нче елга кадәр балалар бакчасы белән Сәмигуллина Галиябану Әдехәм кызы җитәкчелек итә. 2010 нчы елда иске бина авария хәлендә булу сәбәпле, балалар бакчасы Ямаширмә урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар бинасына күчерелә. 2014 нче елның ноябрь аенда ике катлы, 80 урынлы яңа бинага күчә һәм балалар бакчасы белән Валиуллина Алия Әдхәм кызы җитәкчелек итә башлый. Өлкән тәрбиячеләребез, килгән кунаклар үзләренең эшләгән елларын искә төшереп, матур котлау сүзләре әйттеләр. Ә аларны “Әниләр көне” белән тәбрикләп бакчада тәрбия алган кызлар бию бүләк иттеләр. Тантананың кадерле кунаклары Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Рәшит кызы, профсоюз вәкиле Эльза Юрий кызы һәм Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Камил улы булдылар. Шулай ук балалар бакчасында хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы ветераннарыбыз үзләренең теләкләрен, матур истәлекле мизгелләрен сөйләделәр. Алар бакчаның 5 еллык юбилее белән котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүгенге көндә бакчабызның җитәкчесе булган Валиуллина Алия Әдхәм кызы үзенең чыгышында лаеклы ялда булучы хезмәткәрләрне, бакча хезмәткәрләрен, тәрбиячеләрне һәм кунакларны балалар бакчасының юбилее белән котлады. Күп еллар “Йолдыз” балалар бакчасында армый-талмый фидакарь хезмәт куйган өлкәннәргә рәхмәтләрен белдерде. Аларга ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, тыныч матур тормыш теләде. Бакчабыз тәрбиячеләренең яшь буыны башкарган биюе бәйрәмебезгә ямь өстәде, килгән кунакларга бәйрәм сәламе булып тапшырылды. Бәйрәмдә тапшырылган алкышлар, яхшы сүзләр киләчәккә эшләргә дәрт, дәрман бирде. Киләчәктә дә бердәм булып, бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын иде. Тантананың икенче өлеше чәй табыны белән дәвам ителде. Өлкән кунакларыбыз күңелле итеп, балалар бакчасында бергә эшләгән вакытларын искә төшереп, сөйләшеп утырдылар. Шул хөрмәттән, “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы коллективы исеменнән килгән кунакларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. I кв.категорияле тәрбияче Гыйләҗиева Энҗе Рәшид кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев