Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Йолдызлар кабынганда

Күптән түгел Олы Әтнә авылында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017» XVII ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона ярышлары булып узды. Яшь талантларның иҗаттагы казанышлары турында без Биектау районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Борһанова белән сөйләштек. Зона ярышларында Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Теләче районнарыннан талантлар катнашты. Әтнә сәхнәсенә...

Күптән түгел Олы Әтнә авылында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017» XVII ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваленең зона ярышлары булып узды. Яшь талантларның иҗаттагы казанышлары турында без Биектау районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Борһанова белән сөйләштек.
Зона ярышларында Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Саба, Теләче районнарыннан талантлар катнашты. Әтнә сәхнәсенә 1500 дән артык бала чыкты. Безнең районнан ярышларда барлыгы 272 бала чыгыш ясады. Алар барлыгы 25 номер әзерләгән иде. Лилия Борһанова аларның һәр чыгышын залда иң көчле җанатар булып тамаша кылды. Ул һәр чыгышка бәя биреп, киләсе фестивальдә тагын да югарырак дәрәҗәдә килү теләге белән янып утырды.
"Биектаулылар лаеклы чыгыш ясадылар. Катнашучыларның елдан-ел талантлары үсә. Мин үзем өчен шуны билгеләп үттем, бездә вокаль ансамбльләр юк. Ансамбль булдырырга кирәк дигән теләк белән кайттым", - ди Лилия Борһанова.
Бигрәк тә бию коллективлары сөендерде. Безнең район балаларында матур, зәвык белән тегелгән киемнәр иде. Алар башка районнардан нәкъ менә шул яклары һәм осталыклары белән аерылып торды. Бию сәнгате зур чыгымнар сорый торган сәнгать. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яшь талантларны үстерүгә аеруча зур әһәмият бирә.
"Биектау районы талантларын башка районнар һәм шәһәрләр көчле көндәшләр рәтенә кертәләр. Бусы безне бигрәк тә шатландыра. Бездә фестивальнең барлык номинациясе буенча да җиңүчеләр бар. Беренче урыннар да байтак булды. Зона ярышларында катнашкан районнардан килгән коллегалар шаяртып әйтеп тә куйдылар: "элек без сезне санга сукмый идек, ә хәзер сез безнең өчен көчле көндәш", диләр. Безнең һәр коллектив югары профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясады. Район җитәкчелеге игътибарын тоеп эшләмәсәк мондый югары дәрәҗәгә җитә алмас идек", - ди Лилия Зөфәровна.
Узган ел фестивальнең республика этабына безнең районнан 7 номер узган булса, быел алар ике тапкырга артты.
- "Вокал-соло" номинациясендә 5-7 яшьлек талантлар арасында Амелия Феофанова, Екатерина Шулаева 1-нче урынны;
- шул ук номинация буенча 8-11 яшьлек талантлар арасында Динә Гайнетдинова - 3 нче урынны;
- 12-15 яшьлекләр арасында "Вокал-соло" номинациясендә Диана Гайнетдинова, Әдилә Зиннәтуллина һәм Азалия Хәйруллиналар - 1-нче урынны;
- 16-21 яшьлекләр арасында Камилә Шакирова һәм Ләйсән Әминовалар - 2-нче урынны;
- "Хореография" номинациясе буенча "Затейник" һәм "Везунчик" бию коллективлары - 3 нче урынны;
- шул ук номинациядә 12-16 яшьлекләр арасында "Везунчик" бию театры - 1 нче урынны;
- "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "ЭМКанта" триосы - 1-нче урынны;
- "Конферанс" номинациясе буенча Даниил Ершов 3-нче урынны яулады.
"Очаровашки" коллективы махсус призга лаек булды.
Исегезгә төшереп узабыз: «Созвездие-Йолдызлык»та ел саен 70 мең талантлы балалар һәм яшьләр катнашырга теләк белдерә. Фестиваль М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, шулай ук Россия күләмендә дә төрле мәртәбәле премияләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев