Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Өйләрдәге “һава торышы” – контрольдә

Районның җылыту системасы көчле салкыннарда сыналды. -6 градустан -36 градуска кадәр суыту - өйләрдәге батареялар, котельныйлар һәм магистраль торбаүткәргечләр өчен чын мәгънәсендә имтихан. Коммуналь хезмәтләрнең кышка әзерлегенә төгәл генә бәя бирергә әле иртәрәк, әмма шулай да кайбер фикерләрне әйтергә мөмкин. Ә алар түбәндәгечә. Җылыту системалары эшендә бернинди өзеклек һәм туктатулар...

Районның җылыту системасы көчле салкыннарда сыналды. -6 градустан -36 градуска кадәр суыту - өйләрдәге батареялар, котельныйлар һәм магистраль торбаүткәргечләр өчен чын мәгънәсендә имтихан. Коммуналь хезмәтләрнең кышка әзерлегенә төгәл генә бәя бирергә әле иртәрәк, әмма шулай да кайбер фикерләрне әйтергә мөмкин.

Ә алар түбәндәгечә. Җылыту системалары эшендә бернинди өзеклек һәм туктатулар булмады. Биектау районының коммуналь хезмәтләре аеруча салкын көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләделәр. Авария бригадалары да теләсә кайсы вакытта ярдәмгә ашыгырга әзер торды.

- Без Биектау районында 7ләп котельныйдан файдаланыбыз, алар барысы да ватылмый эшләделәр. Эш, күздә тотылган нормаларны үтәп, тиешле режимда бара, - дип аңлатты Биектау коммуналь челтәре җитәкчесе Руслан Алиев.

Кышка әзерлек, гадәттәгечә, шактый алдан башлана. Планлаштырылган барлык эшләр җәй айларында башкарыла. Җылыту системасын "Ростехнадзор" җентекләп тикшереп чыга. Аның нәтиҗәсе буенча күрсәтмәләр бирелә. Мәсәлән, Усадта балалар бакчасындагы котельныйның төтен юлын яңадан ясыйлар. Ә Биектау авылының Полковая урамындагы котельныйда җиһазларны алыштыралар.

- Бездә котельныйлар яңа, бөтен нәрсә автоматлаштырылган, ул кайнар су температурасын да үзе көйли. Ягъни, салкын булганда котельный күбрәк җылыта, җылылыкны күбрәк бирә, - диде Руслан Алиев.

Хәзерге вакытта үзәктән җылытыла торган күп фпатирлы йортлар җылылык белән ышанычлы тәэмин ителә, ә андыйлар районда 261. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары да җылылык белән өзлексез тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев