Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әйләнә-тирәңне матурлатасың килсә, коммуналь хезмәтләргә үз вакытында түләргә онытма!

Чип-чиста стеналар, баскыч рәшәткәләре, түшәмнәр - бөтенесе дә тәртипкә китерелгән, бөтенесе дә матур. Әле хәтта буявы да кибеп өлгермәгән. Биектау станциясенең Черноморская урамындагы йортта яшәүчеләр хәзер үз подъездларына сөенә-сөенә керәләр. Әле күптән түгел генә бу подъезд башка төрле иде. Ремонтның башлануын барысы да күптән көткәннәр. Менә, ниһаять, йортка яңа сулыш...

Чип-чиста стеналар, баскыч рәшәткәләре, түшәмнәр - бөтенесе дә тәртипкә китерелгән, бөтенесе дә матур. Әле хәтта буявы да кибеп өлгермәгән. Биектау станциясенең Черноморская урамындагы йортта яшәүчеләр хәзер үз подъездларына сөенә-сөенә керәләр.

Әле күптән түгел генә бу подъезд башка төрле иде. Ремонтның башлануын барысы да күптән көткәннәр. Менә, ниһаять, йортка яңа сулыш өрелде.

- Подъездны әйбәтләп ремонтладылар. Суүткәргечне язга чыккач алыштырачаклар, монысы бигрәк тә мөһим инде, - дип уртаклашты үзенең фикерләре белән Владимир Тяпкин.

Реклама

Ремонт эшләрен алдарак та башларга планлаштырган булганнар. Тик моңа торак-коммуналь хезмәтләргә бурычларын үз вакытында түләмәгән кешеләр комачаулаган. Әмма җыелып килгән бурычлар идарә итүче компания һәм Биектау районының суд приставлары тырышлыгы белән түләттерелгән һәм ремонт эшләре башкарылган.

- Кешеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килгән иде, - диде идарә итүче компания җитәкчесе Илшат Шакиров. - Алар үз вакытында түләп барсалар, идарә итүче компаниянең дә теге яки бу эшләрне башкарырлык акчасы булыр. Менә шушы йорттагы кебек: кешеләр түләделәр (кемдер үзе, ә кемнәрдер - суд приставлары аша) һәм безгә ремонт уздырырлык акча керде.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагына караган барлык оешма һәм предприятиеләрнең төп бурычы - йортларны җылы һәм ямьле итү. Кешеләр коммуналь хезмәтләргә үз вакытында түләп барсалар, идарә итүче компаниядә дә подъездлар һәм өй тирәләрен, Черноморская урамындагы йорттагы кебек, тагын да матуррак итү мөмкинлеге туар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев