Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әйләнә-тирәбез чиста булсын

Әле кар да эреп бетмәгән, ә бөтен җирдә инде яз хакимлек итә башлады. Яз белән бергә авылларыбыз һәм бистәләребезне төзекләндерүгә бәйле мәшәкатьләр дә яңарды. Кар астыннан чыккан чүп-чарны җыеп алырга, бакчаларны, паркларны матурлатып җибәрергә, юл тирәләрендә, урамнарда тәртип урнаштырырга - санитария чистартуы һәм төзекләндерү буенча икеайлык чорында һәр хезмәт коллективы...

Әле кар да эреп бетмәгән, ә бөтен җирдә инде яз хакимлек итә башлады. Яз белән бергә авылларыбыз һәм бистәләребезне төзекләндерүгә бәйле мәшәкатьләр дә яңарды.

Кар астыннан чыккан чүп-чарны җыеп алырга, бакчаларны, паркларны матурлатып җибәрергә, юл тирәләрендә, урамнарда тәртип урнаштырырга - санитария чистартуы һәм төзекләндерү буенча икеайлык чорында һәр хезмәт коллективы алдына менә шундый бурычлар куела.

Биектау районында инде күп еллардан бирле гадәткә кергән чәршәмбе һәм шимбә өмәләре башланып та китте. 4 апрельдә район күләмендәге беренче шимбә өмәсе уздырылды. Оешма, учреждение, предприятие хезмәткәрләре, үзләре эшли торган бина тирәләреннән көздән калган яфрак, корыган үләннәрне җыеп алу, сукмак-юлларны себереп чистарту өчен, кулларына себерке, тырма алып, эшкә тотындылар. Бозланып каткан карны урыныннан кузгату өчен көрәк һәм лом да кирәк булды.

Узган шимбәдә Биектау авылының төп урамы булган Большая Красная урамында җыештыру эшләре оештырылды. Мәктәпләр, төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге, район башкарма комитеты, торак хуҗалары ширкәте, идарә итүче компанияләр-дә хезмәт куючылар, Казан-Арча машина юлы читләрен чүп-чардан арындыра-арындыра, Каменкага кадәр барып җиттеләр. Биектау авылындагы өмәдә өч «КамАЗ» каты көнкүреш калдыклары җыелды.

Район авылларын җыештыру-тәртипкә китерү эшләре әле башланып кына китте, әмма анда бернинди өзеклекләр дә булмаска тиеш. Чисталыкны, билгеле булганча, даими игътибар үзәгендә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев