Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әйләнә-тирә чиста булганда кәеф тә яхшыра

Апрельнең соңгы шимбәсе быел Бөтенроссия өмәсе белән билгеләп үтелде. Илебезнең барлык төбәкләре дә территорияләрне җыештырырга чыктылар. Татарстан да бу эштән читтә калмады. Биектау районында экологик акциягә 124 авылның һәркайсы да кушылды. Төп җыештыру эшләре административ үзәктә барды.

Евгения Денисова беркайчан да өмәләрдә катнашмый калмый. Ул Биектау муниципаль районы башкарма комитетындагы бүлекләрнең берсен җитәкли, нәкъ менә шуңа күрә үз буйсынуындагы кешеләргә дә, биектаулыларга да үрнәк күрсәтә.

Экологик марафон - районда башкарыла торган күркәм традиция, анда теләге булган һәркем катнаша. Акциягә район оешмалары һәм учреждениеләре дә кушылды. Аларның һәркайсына үз биналарының тирә-ягы гына түгел, бөтен район үзәге буенча да участоклар беркетелгән. Гомумән алганда бу көнне чүп-чар тутырылган йөзләгән пакет җыелды. Авылларда территорияләрне җыештырырга күңел кушуы буенча чыгучылар да шактый булды.

Шундый активистлар өчен Татарстан Республикасында “Экояз” акциясе оештырылды. “Иң яхшы экологик ишегалды” өчен беренче урынны алу мөмкинлеге туды. Әлегә бу номинациядә гаризалар бик күп теркәлмәгән, димәк, көндәшлек тә зур түгел.

Реклама

- 14 нче майга кадәр экологик акцияләр, флешмоблар уздырырга кирәк. Фото һәм видеоматериалларны миңа irina. kovaleva@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк, - диде район башкарма комитетының административ комиссиясе баш белгече Ирина Ковалева.

15 нче майда иң яхшы гаризалар республика этабына эләгәчәк. “Экояз”да бюджет оешмалары да, районда яшәүче гаиләләр дә, блогерлар да катнаша ала. 2019 нчы елда Кырымга путевканы Биектауда яшәүче гаилә откан иде. Шул ук елны район Татарстан Республикасында иң яхшысы булды. Узган, 2020 елда ул икенче урынны алды, аның каравы мактау пьедесталына Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе менде.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X