Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ышанычыгызны акларга тырышабыз

Кадерле газета укучыларыбыз! Иске елны озатып җибәргәч, без яңа уй-фикерләр белән яши башлыйбыз, 2015 елга планнар корабыз. Безнең Биектау районы узган елда бер урында таптанмады. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, кече бизнес, социаль тармак алга китте. Бездә милекнең төрле формасына караган, ашлык, сөт, ит, бәрәңге җитештерә торган 72 авыл хуҗалыгы берләшмәсе эшли....

Кадерле газета укучыларыбыз!
Иске елны озатып җибәргәч, без яңа уй-фикерләр белән яши башлыйбыз, 2015 елга планнар корабыз.

Безнең Биектау районы узган елда бер урында таптанмады. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, кече бизнес, социаль тармак алга китте. Бездә милекнең төрле формасына караган, ашлык, сөт, ит, бәрәңге җитештерә торган 72 авыл хуҗалыгы берләшмәсе эшли. "Серп и молот", "Битаман", АФ "Татарстан" җаваплылыгы чикле ширкәтләре, "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Ватан" авыл хуҗалыгы предприятиесе елның елында алгы сафта атлыйлар, тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итәләр.

Бүгенге көндә район территориясендә 477 кече бизнес предприятиесе һәм 876 эшмәкәр эшли. Районда җитештерелгән продукциянең чирегеннән күбрәге алар өлешенә туры килә.

Ипотека төзелеше киң колач җәя. Узган ел Коркачыкта унике, Бөреледә ун гаилә торак шартларын яхшыртты. Финанслауның барлык чыганаклары буенча 41 мең квадрат метр торак төзелде. Күп квартиралы йортларга капиталь ремонт ясау программасы дәвам итте, мәктәпләр ремонтланды. Яңарту эшләре район үзәк хастаханәсенә дә кагылды. Полициянең участок вәкилләре тагын өч административ-торак комплексына ия булдылар. Коркачык станциясендә яңа мәдәният йорты сафка бастырылды.

Реклама

Спортчылар да уңышлары белән сөендереп торалар. Мәдәни тормышыбыз истә калырлык вакыйгалар белән билгеләп үтелде. Җыеп кына әйткәндә, тормыш һаман алга барды һәм район газетасы бу турыда үз укучыларына хәбәр итеп торды. Авыл җирлекләреннән мәгълүмат агымы ел буена да тукталып тормады. Безгә мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар, мәдәният йортлары директорлары һәм сәнгать җитәкчеләре, социаль хезмәткәрләр, хезмәт ветераннары, мәктәп балалары, студентлар, спорт тренерлары үзләренең мәкаләләрен, зарисовкаларын, фотосурәтләрен җибәреп тордылар һәм аларның һәркайсы газета битләрендә урын тапты. Узган ел редакциягә меңгә якын хат килде.

2015 елда газетабыз басыла башлавының 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Район газетасының исемнәре үзгәреп торса да, редакция коллективы авыллардагы авторлар, ягъни авыл хәбәрчеләре белән бергә заманнан артта калмаска тырышты. Без газетага язылучы һәр-кемне хөрмәт итәбез. Интернет, телевидение белән ярышып булмаса да, кешеләр газета-журналлардан йөз чөермәделәр, алар шушы коллективларда эшләүчеләргә ышаналар һәм безнең аларның өметләрен аклыйсыбыз килә.

Яңа елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе уңышлы узды. Без ярдәм күрсәткәннәре өчен Биектау муниципаль районы хакимиятенә, авыл җирлекләре башлыкларына, почта хезмәтенә һәм хат ташучыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Гыйнвар аеннан "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасы 5 меңнән күбрәк адреска киләчәк. Быел да газетадан аерылмаска дигән карарга килүчеләргә рәхмәт. Газетага беренче тапкыр язылучыларга да рәхмәт әйтәбез. Редакция коллективы барыгызга да ныклы сәламәтлек, эшләрегездә зур уңышлар, рухи күтәренкелек, уңган юллар, ел буена җи-тәрлек әйбәт кәеф тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X