Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырлап-биеп узды каникуллар

4-10 гыйнвар көннәрендә Казандагы фитнес-үзәкләрнең берсендә "Winfer Groove Dance Camp 2016" бию лагере кысаларында биюнең төрле юнәлешләре буенча мастер класслар узды. "Мандарин" бию студиясенә йөрүчеләр җитәкчеләре Екатерина Холина белән бергә шушы вакыйгада катнаштылар. Лагерьга бөтен Россиядән ике йөзләп бала җыелды. "ТНТда биюләр" телевизион тамашаның ике сезонында финалга чыгучылар Виталий Савченко,...

4-10 гыйнвар көннәрендә Казандагы фитнес-үзәкләрнең берсендә "Winfer Groove Dance Camp 2016" бию лагере кысаларында биюнең төрле юнәлешләре буенча мастер класслар узды. "Мандарин" бию студиясенә йөрүчеләр җитәкчеләре Екатерина Холина белән бергә шушы вакыйгада катнаштылар.

Лагерьга бөтен Россиядән ике йөзләп бала җыелды. "ТНТда биюләр" телевизион тамашаның ике сезонында финалга чыгучылар Виталий Савченко, Евгений Горенятенко һәм Юлия Рогозинская һәм башкалар мастер-класс үткәрделәр. Оештыручылар бию белән даими шөгыльләнүчеләрне һәм һәвәскәрләрне бер урынга җыя алдылар. Проектта катнашучылар үзләрен бик бәхетле хис иттеләр һәм ел буена җитәрлек тәэсирләр тупладылар. Ни дисәң дә, телевидение йолдызлары белән бер мәйданчыкта көн саен биеп булмый бит!
Быелгы Яңа ел каникуллары "Мандарин" бию студиясенә йөрүче балалар өчен бик тә үзенчәлекле һәм онытылмаслык булды.

Екатерина ХОЛИНА,
өстәмә белем бирү педагогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев