Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әйдәгез, рәсем ясыйбыз

Яшь рәссамнар "Балалар ил рәсемен ясыйлар" конкурсында катнашырга әзерләнәләр Татарстанда "Бердәм Россия"нең "Балалар ил рәсемен ясыйлар" дигән региональ партия проекты тормышка ашырыла башлады. Анда башлангыч сыйныф укучылары, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Конкурс темалары - "Татарстан Республикасында экология культурасы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" һәм "XXVII...

Яшь рәссамнар "Балалар ил рәсемен ясыйлар" конкурсында катнашырга әзерләнәләр Татарстанда "Бердәм Россия"нең "Балалар ил рәсемен ясыйлар" дигән региональ партия проекты тормышка ашырыла башлады.

Анда башлангыч сыйныф укучылары, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Конкурс темалары - "Татарстан Республикасында экология культурасы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" һәм "XXVII Бөтен-дөнья Җәйге студентлар уеннары" (Универсиада-2013).

Конкурс өч этапта 2013 елның 18 мартыннан 27 маена кадәр уздырыла.

Беренче этабы - 18 марттан 27 апрельгә кадәр. Бу чорда башлангыч мәктәпләрдә һәм сәнгать мәктәпләрендә рәсемнәр конкурсына әзерлек бара.

Икенче этапта (29 апрель - 11 май) рәсемнәр "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлегенә китерелә.
Йомгаклау этабында район күләмендә җиңгән рәсемнәр катнаша.

Биектау районында яшәүче малайлар һәм кызлар! Арагызда сәләтле рәссамнар аз түгелдер, әлеге конкурс нәкъ менә сезнең өчен. Рухланып иҗат итегез һәм җиңеп чыгыгыз. Катнашучыларның һәммәсенә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев