Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Язлар имин килсен иде

Барның кадерен югалткач кына аңлыйсың диләр. Язлар белән бергә тормышыбыз да ямьләнә иде, тик, ни кызганыч, бер ел инде дөньяда коронавирус афәте хакимлек итә. Узган ел ул безнең тормышка яз белән бергә килеп керде.

Нәкъ бер ел элек, 2020 елның 25 мартында, Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус белән бәйле вазгыятьне аңлатып, беренче тапкыр халыкка мөрәҗәгать белән чыкты һәм россиялеләргә ике атналык ял игълан итте. Бу вакытта илдә 650 кеше коронавирус белән авырый иде. Президент шулай ук профилактика чаралары катгый үтәлергә тиешлеген дә искәртте. Россия халкы үзизоляция режимына күчте. Мәгариф системасы да дистанцион режимга күчерелде. Эшче халыкның күбесе читтән торып эшләүгә яисә түләүле ялга китте. Икътисад какшый башлау сәбәпле эшсезләр саны артты. Битлек һәм перчатка кирәк-ярак өчен кибеткә чыкканда да мөһим аксессуарга әйләнде.

Карантин вакытында үз-үзеңне изоляцияләү тәкъдим ителгән 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар ярдәм сорап махсус кайнар линиягә мөрәҗәгать иттеләр. COVID-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Татарстандагы өлкән яшьтәге кешеләргә өйләреннән чыкмаска киңәш ителде. Аларга кеше күп җыела торган урыннарда: азык-төлек кибетләренә, даруханәләргә барудан, җәмәгать транспортында йөрүдән тыелып торырга кушылды. Ә ялгыз карт-карчыкларга волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килде. Волонтерлык хәрәкәте Биектау районында да киң таралыш алды һәм районның волонтерлар штабы булдырылды. Алар “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм Коркачык авылы әйдәманнары белән берлектә өлкәннәргә ярдәм итте.

Май аенда коронавирус белән авыручылар саны районда да күбәеп китте. Аларның саны 68 гә җитте. Ә республикада бу вакытта 2000 авыру кеше теркәлгән иде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы да онлайн режимда үтте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты да онлайн форматта барды. Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин халыкны ЗУМ системасы ярдәмендә кабул итте.

Пандемия районның сәламәтлек саклау системасы өчен зур сынау булды, һәр белгечнең халык сәламәтлеге сагында торуы никадәр җаваплы хезмәт булуына тагы бер кат инандык. Бу катлаулы чорда Биектау үзәк хастаханәсе вакытлыча йогышлы авырулар госпитале итеп үзгәртеп корылды. Район медицина хезмәткәрләренең күбесе “кызыл зона”ларга күчте. Планлы амбулатория ярдәмен күрсәтү Усад авылы медицина учреждениесенә йөкләнде.

Көзгә таба авыручылар саны әкренләп кими башлады. Әмма сакланупрофилактик чараларын үтәү элеккечә калды. Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар да катлаулы эпидемиологик хәл шартларында узды. Татарстан, Роспотребнадзорның барлык тәкъдимнәрен исәпкә алып, тавыш бирүне оештыруга һәм үткәрүгә әзерләнде. Сайлау процессын халык сәламәтлеге өчен максималь куркынычсыз итү, шул ук вакытта легитимлыкның барлык принципларын саклап калу сайлаулар вакытында төп бурыч итеп куелды. Биналарны эшкәртүдән башлап, сайлаучылар кулланачак ручкаларны дезинфекцияләүгә кадәр күзәтү астында булды.

О к т я б р ь , н о я б р ь а й л а р ы н д а коронавирусның икенче дулкыны башланды. Коронавируска каршы уңышлы көрәш нәтиҗәсендә аңа кадәр дә республикада авыруның күпләп таралуына юл куелмады. Мартта тулысынча медицина учреждениеләренең профилен үзгәртергә, барлык кирәкле җайланмалар белән тәэмин итәргә кирәк булса, көз көне инде мондый зур проблемалар артта калган иде. Медицина хезмәткәрләре дә коронавирусның нечкәлекләрен аңларга, аны җиңәргә өйрәнде.

Бүген инде Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да, коронавируска каршы массакүләм вакцинация башланды. Халыкта алдагы көнгә якты өметләр, ышаныч барлыкка килде. Әмма битлекләр кию һәм дезинфекция чараларын үтәү әлегә үз көчендә кала.

18 мартта районда «СозвездиеЙолдызлык» XХI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы узды. Тамашачылар дистанция саклап утырды. Алар барысы да битлектән иде. Андый аксессуар безнең көндәлек таләпкә әверелде.

2021 ел язы безгә нинди үзгәрешләр алып килер? Әлегә билгесез. Әмма шунысы мөһим, 2020 ел безне ныгытты, берләштерде, башкаларга карата мәрхәмәтле булырга өйрәтте, җаваплылыкны арттырды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев