Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Язгы ярминкә беренчесе, әмма соңгысы түгел

Безнең район узган шимбәдә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән оештырылган зур авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сату беренче тапкыр яңа урында - "Казан" агропромпаркына терәлеп торган мәйданчыкта оештырылды. Бу көнне биредә республиканың алты районы үз продукциясен тәкъдим итте. Биектаулылар шәһәргә авыл хуҗалыгы продуктлары төягән егерме җиде машина озаттылар....

Безнең район узган шимбәдә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән оештырылган зур авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

Сату беренче тапкыр яңа урында - "Казан" агропромпаркына терәлеп торган мәйданчыкта оештырылды. Бу көнне биредә республиканың алты районы үз продукциясен тәкъдим итте.

Биектаулылар шәһәргә авыл хуҗалыгы продуктлары төягән егерме җиде машина озаттылар. Иртә таңнан ярминкәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов булды. Ул товарлар һәм бәяләр белән кызыксынды, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

Биектаулылар казанлыларга сыер һәм дуңгыз итләре, сөт, эремчек, каймак, шулай ук яшелчәләр, бәрәңге, ашлык, салам тәкъдим иттеләр. Безнең хуҗалыклар продукцияне байтак алып килгәннәр: ит төягән сигез машина һәм тагын сигез машина - сөт ризыклары белән. Сөтне "Битаман", "Серп и молот", "Правда" ширкәтләре, "Красная заря" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Татмелиорация-Агро" ширкәте һәм башкалар сатты.

Реклама

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә фермерлар да катнашты. "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән, "Татарстан" АФ җаваплылыгы чикле ширкәтеннән бәрәңге, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятеннән яшелчә алып килделәр. Иртә таңнан сатып алучылар сирәк күренсә, сәгать тугыздан соң сәүдә җанланды һәм авылдан килүчеләр продукцияне соңгы сатып алучы кеше киткәнгә кадәр урыннарында булдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, республиканың товар җитештерүчеләре беренче язгы ярминкәгә 12 тоннадан күбрәк ит, 23,5 тонна яшелчә, 7 тонналап литрлап сатыла торган сөт, 12 тонна он, 25 тонна шикәр комы, шулай ук бал, тавык йомыркасы, кондитер әй-берләре, ашлык, терлек азыгы алып килгәннәр.

Агропромпарк Җиңү проспекты белән Аграр урам киселешендә урнашкан. Узган шимбәдә биредә ярминкә сынап карау өчен уздырылды, әмма бу соңгысы түгел, март аенда ул тагын булачак һәм анда безнең район да катнашачак.

Рәсемдә: биектаулылар Казанда беренче язгы ярминкәдә .
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев