Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда язгы кыр эшләренә керештеләр (+ФОТО)

Быел яз башы салкын көннәре белән куркытып торса да, табигать үзенекен итте: кояшлы берничә көн эчендә басу-болыннарда калын кар катламы эреп юкка чыкты. Моңарчы кыр өстендә тургайлар җыры гына эленеп торса, хәзер бу тавышка техника гөрелтесе дә кушылды. Язның бер көне - ел туйдыра ди, халкыбыз. Шул гыйбәрәгә тугры калып,...

Быел яз башы салкын көннәре белән куркытып торса да, табигать үзенекен итте: кояшлы берничә көн эчендә басу-болыннарда калын кар катламы эреп юкка чыкты. Моңарчы кыр өстендә тургайлар җыры гына эленеп торса, хәзер бу тавышка техника гөрелтесе дә кушылды. Язның бер көне - ел туйдыра ди, халкыбыз. Шул гыйбәрәгә тугры калып, «Бөреле» ЯАҖ батырлары кырга чыкты. Район кырларында иң беренче чиратта эшләнелә торган эшләр - уҗым культураларын тукландыру, тырмалау башланды.

Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Бигрәк тә, Изге жомга көнендә башланган эш.

Язгы чәчү сезоны кысаларында "Бөреле" хуҗалыгында барлыгы якынча 3000 гектар күпьеллык үләннәрне , 2500 гектар мәйданда уҗым культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру бурычы тора.

Реклама

Максат уртак булганда гына нәтиҗә үзен көттерми, гадәттә. "Бөреле" хуҗалыгында җаваплы сезонга старт биргән кыр батыры Данил Мәрдәнов та алдынгы булуының иң беренче серен шуннан күрә.

Жирлектәге һәр хезмәт барышын урыннарда күзәткән Биектау районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин бүген дә хуҗалык хезмәткәрләре белән кырда. Әлбәттә, моннан алданрак ул алар белән семинар-киңәшмәләрдә, укуларда, язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кабул итү вакытында очрашты.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә язгы чәчү сезоны 3 хуҗалыкта бара . Иң беренчеләрдән тырмалау эшенә "Битаман", уҗым культураларын тукландыруга "Татарстан" хужалыклары кереште. Көн саен язгы кыр эшләренә кушылучылар исемлеге тулыланып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев