Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Язгы ташуга каршы йогынтылы чаралар күрү гадәттән тыш хәлләрдән коткарып калыр

Агымдагы атна азагында Биектау районындагы катлаулы урыннарда су басу көчәеп китәр, дип фаразлана. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы турында барлык авыл җирлекләре башлыклары да хәбәрдар. Районның оператив группасы районда язгы ташкынга бәйле вазгыятьне һәрдаим игътибар үзәгендә тота.

Язгы ташу дүшәмбедән башланып китте һәм көн саен үзенең көчен арттыра гына бара. Чыпчык ягындагы борылыштан ургылучы ташкын белгечләрдә аеруча зур борчу тудыра, чөнки кичкә таба ул юлны бөтенләй каплап китә.

Биредә махсус “КамАЗ” машинасы һәм юл хезмәте кизү тора. Җиңел машиналар ташкынга каршы бара алмыйча, туктап калса, аларны буксирга алырга әзер торалар.

Бераз алгарак узсаң, Казансу елгасының ничек саегуын һәм ярларының тугайга кадәр күтәрелүен күрергә була. Су ике метрга күтәрелгән - бу узган ел иң югары күрсәткеч иде. Әмма быел су тагын да күтәреләчәк һәм шул сәбәпле елгага якын урнашкан ике йорт участогына зыян килү куркынычы да арта. Йорт хуҗалары моны беләләр һәм ташуга әзерләнәләр. Җәй көне туфрак өяргә, дамба күтәрергә уйлыйлар.

- Су басу куркынычы булган барлык 14 авылда да ташу көчле булыр, дип уйлыйбыз. Шунлыктан су баса торган авыллар булган авыл җирлекләре башлыклары язгы ташуга каршы чаралар уздырырга, халыкка хәбәр итәргә, вакытлыча урнаштыру пунктларын алдан ук әзерләргә тиешләр, - диде ТР ГХМ ГО тармагында вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең Биектау районы буенча әйдәп баручы консультанты Владимир Ковтун.

Язгы ташудан зыян киләчәге көн кебек ачык булган авыллар бар, әмма Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бөтенесен алдан ук күздә тота һәм белгечләр, хәтта катлаулы урыннарда да, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмас, дип ышанып әйтәләр.

Байкал авылына алып баручы юл ел саен су астында кала. Бу кечкенә авылга юл басу аша уза һәм анда юл салудан мәгънә юк. Монысында да, зарурлык килеп чыккан очракта кешеләр ярдәмсез калмасын өчен, барысы да алдан уйланылган.

- Бу авылга бару мөмкинлеге чикләнәчәк, шунлыктан без язгы ташу чорына анда янгын сүндерү максатында бер берәмлек расчет белән янгын техникасы куюны күздә тоттык, - диде Биектау янгын-коткару гарнизоны начальнигы Раил Шәймәрданов.

Авылда шулай ук йөк транспорты ярдәмендә кешеләрне эвакуацияләү мөмкинлеге дә күздә тотылган.

Әйдәп баручы консультант язгы ташуның иң көчле вакыты агымдагы атна азагында узып китәргә тиеш, дип фаразлый.

Галия ИЛДАРОВА

Кыскача

К а з а н с у я р л а р ы н н а н күтәрелгән су агымы район авылларын суга батыра. Байкал һәм Иске Бөреле авылларында, Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә дә су күтәрелде. Кайдадыр су юлны да каплап киткән, ә нигездә исә яр буйлары су астында калган. Яңа Бөреледә су Казан-Малмыж машина юлын иңләп ага. Шигалида кар суларының җыелып торуыннан зарланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев