Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Язгы кыр эшләренә әзерлек - игътибар үзәгендә

Язгы кыр эшләре башланырга бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Биектау районының барлык хуҗалыкларында да сезон башланыр алдыннан техника һәм ашлама әзерлиләр. Әзерләнүнең күпьяклы алымнары юк, кыр хезмәтчәннәре үзләре белгән һәм үзләренә хас уникаль технологияләр буенча эшлиләр. Хуҗалыкларның әзерлеген Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин шәхсән үзе тикшерә һәм контрольдә тота. Тикшерүләр семинар барышында гамәлгә ашырыла.

Язның, һәрвакыттагыча, көтмәгәндә килә торган гадәте бар. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да семинарны нәкъ менә шушы сүзләр белән башлап җибәрде. Техниканы әзерләүне якын көннәрдә тәмамларга кирәк. “Әсән” хуҗалыгында, мәсәлән, язгы кыр эшләре башланганчы машиналарның кайберләрен сыек ашламалар кертү өчен үзгәртеп корырга ниятлиләр. Бу алым заманча да, нәтиҗәле дә.

- Әле күпмедер вакыт бар. Әмма санаулы көннәр калып бара. Аннары запас частьләр кыйммәтләнә башлаячак, башка эшләр килеп чыгачак, кадрлар җитмәү үзен сиздерәчәк. Сез боларның һәммәсен дә миннән яхшырак беләсез. Озакка сузмагыз, эшли башлагыз, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

“ Ә с ә н ” х у җ а л ы г ы с а в ы м күрсәткечләре буенча районда алдынгылар рәтендә. Әмма республика рейтингында алар юк. Бүгенге көндә биредә 900ләп баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның яртысы диярлек - савым сыерлары. Савымны арттыру өчен катнаш азыкларның уникаль рецептларыннан файдаланалар. Бүгенге көндә мөгезлеләрне ашату рационына туклыклы катнашмаларның җиде төре кертелгән.

Реклама

- “Әсән” авыл хуҗалыгы предприятиесе терлекчелек буенча алдынгыларның берсе. Көтүне яңарту өчен узган ел Даниядән башмак таналар кайтартылды. Бүгенге көндә биредә сөтне узган елга караганда 2300-2400 литрга күбрәк савалар. Тиздән инде алар 12 тонналы чикне дә узып китәчәкләр, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфар Әхмәтгалиев.

Хуҗалык алдында шулай ук цифрлаштыруны үстерү, язгы кыр эшләренә, шул исәптән ягулыкка кредитлар алу мөмкинлегеннән файдалану бурычы да тора. Планнарны тормышка ашырыр өчен бер ай вакыт калып бара. Апрель урталарында язгы-кыр эшләре башланып китәчәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев