Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Яшьләр яңалыклары” кызгылт-сары төстә дә булачак

«Биектау ТВ» телевидение каналы яңа проект башлап җибәрә. Ул "Яшьләр яңалыклары" тапшыруы кысаларында оештырыла. Тамашачыларга инде танылып өлгергән Энҗе Гәрәфиева һәм Даниил Мизюлин белән бергә Эльвина Фатыйхова да яңа рубрика ачып җибәрә. Эльвина үзе талантлы кыз - "Мандарин" бию студиясенндә шөгыльләнә. Тапшыруына ул үзе кебек иҗат белән янучы балаларны чакыра....

«Биектау ТВ» телевидение каналы яңа проект башлап җибәрә. Ул "Яшьләр яңалыклары" тапшыруы кысаларында оештырыла.
Тамашачыларга инде танылып өлгергән Энҗе Гәрәфиева һәм Даниил Мизюлин белән бергә Эльвина Фатыйхова да яңа рубрика ачып җибәрә. Эльвина үзе талантлы кыз - "Мандарин" бию студиясенндә шөгыльләнә. Тапшыруына ул үзе кебек иҗат белән янучы балаларны чакыра. Эльвинаның беренче кунагы - Зарина Гөбәйдулина. Зарина башкалардан нинди сыйфатлары белән аерылып тора - бу турыда тапшыруны каранда белерсез. "Яшьләр яңалыкларының" чираттагы тапшыруы 31 гыйнварда 21 сәгатьтә эфирга чыгачак. Әгәр сезнең дә безнең "Мандаринка"га кунакта буласыгыз килә икән, рәхим итегез: ВКонтакте челтәренә "Яшьләр яңалыклары" төркеменә языгыз һәм үзегезнең талантны ачып бирә торган видео материалыгызны җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев