Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшьлектәге бәхет гомер буе дәвам иткән

Инеш бистәсендә яшәүче Миңнесәвия белән Нурулхак Малитовлар гаиләсендә быел икеләтә бәйрәм. Бер атнадан алар тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп бергә атлауларының 65 еллыгын бәйрәм итәчәкләр. 4 ноябрьдә гаилә башлыгының 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Нурулхак белән Миңнесәвия өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныкларын үстерергә булышканнар, хәзер алты оныкчыкка сөенеп яшиләр. Юбилярны котлау өчен туган-тумача һәм якыннар бәйрәм табыны янына җыелышкан.

Нурулхак Малитов гармунда уйный белмәсә дә, уен коралын өендә кадерләп саклый. Чөнки Миңнесәвиянең күңелен яуларга аңа нәкъ менә гармун ярдәм иткән. Беренче очрашканда ук кыз аңа үзенә бары гармунчы егетләр генә ошавы турында әйткән булган. Нурулхак оста гармунчы булып китмәсә дә, бик әйбәт, ышанычлы тормыш иптәше булган. 65 елдан бирле аларның бер-берсен күз карашыннан ук аңлап, матур итеп яшәүләре шуның дәлиле.

1996 нчы елда Малитовлар гаиләсе Инеш бистәсенә күченеп килгән. Биредә алар иң беренчеләр булганнар. Гаиләдә өч бала, биш онык һәм алты оныкчык. Иң кечкенәләрен аеруча яраталар.

Өлкән Малитовлар ихластан спорт белән мавыгалар. 4 елдан бирле кече кызлары янында йога белән шөгыльләнәләр. Гомумән алганда да алар һәрвакыт яңалыкка омтылып яшиләр.

- Әтиебезнең куллары алтын. Йортлар сала башлагач, ишекләрне дә, тәрәзәләрне һәм түшәмнәрне дә - бөтенесен үзебез эшләп чыктык. Әниебез дә бер дә аннан калышмый. Ул безне тегеп тә, бәйләп тә киендерде. Без гел матур киемнәрдән генә йөрдек, - диде Малитовларның кызлары Клара Нуретдинова.

Реклама

Нурулхак Малитовның күкрәгендә тылдагы тырыш хезмәте өчен бирелгән юбилей медальләре. Колхоз эшенә чыкканда аңа нибары 10 яшь булган. Үгез җигеп, кырларда җир сөргән. иген иккән. Әфган сугышында булмаган ул, әмма 17 яшендә армиягә чакырылган һәм Смоленскида, Донбасста һәм Мәскәүдә хезмәт иткән. Киявенең сугышчан дуслары өчен ул - остаз һәм дус.

- Бабай - ул безнең ышанычлы терәк, таянычыбыз һәм остазыбыз. Ул зур тормыш тәҗрибәсенә ия. Аның белмәгән эше юк, бөтенесен дә булдыра, киңәшен дә бирә, ярдәм дә итә. Аның исеме дә җисеменә туры килеп тора, Нур яктылык дигәнне аңлата, - дип сүзгә кушылды Малитовларның кияве Илгиз Габделхаков.

С ү з у ң а е н н а н ө л к ә н Малитовларның туеның моннан 65 ел элек 20 ноябрьдә булуын әйтеп китү дә урынлы булыр. Гаиләдә шулай гадәткә кергән - әлеге датаны да алар гаилә башлыгының туган көнендә - 4 ноябрьдә билгеләп үтәләр. Быел Нур бабайга 90 яшь тулган. Сөеклесен үзенә карату өчен гармун сатып алган 25 яшьлек егет чагындагы кебек ул бүген дә Миңнесәвиясенә мәхәббәт хисләрен аңлата.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X