Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшьармияче - гади укучы түгел

Районда Җиңү парадына әзерлек күптәннән башланган иде инде. Гадәттәгечә, парадта яшьармиячеләр дә актив катнаша. Бу көннәрдә Мәңгелек ут хәтер мемориалы янында “Батырлыкка йөрәгең белән кагыл” дип исемләнгән бәйге узды.

Мүлмә урта мәктәбе укучысы Ралинә Сәлахова яшьармиячеләр сафына 5 нче сыйныфта укыганда ук баса. Балалар арасында уздырыла торган хәрбипатриотик чараларда әйдәп бару, яшьармиячеләр хәрәкәтендә актив катнашу Ралинәдә лидерлык сыйфатларын булдыруда ярдәм итә.

“Батырлыкка йөрәгең белән кагыл” бәйгесенең район этабына да ул зур әзерлек белән килгән. Үзе җитәкләгән “Ялкын” отрядын Мәңгелек ут янында мактаулы каравылга бик оста бастырды. Сафларда төз атлау Ралинәгә малайларга караганда да җиңелрәк бирелә. Чөнки ул даими рәвештә күнегүләр алып бара.

“Мин үземне Ватанымның чын патриоты дип әйтә алам, - ди Ралинә. - Мондый чаралар вакытында патриотик хисләр тулып таша, үз илең, аның халкы өчен горурлык хисләре уяна. Мондый чаралар бик кирәк. Мәктәп укучылары, үсеп килүче буын өчен бигрәк тә. Безнең азатлык өчен яу кырында башын салган райондашларыбызны искә алу - изге бурыч”.

“Батырлыкка йөрәгең белән кагыл” бәйгесендә катнашу өчен Мәңгелек ут мемориалы янына йөзгә якын яшьармияче килгән иде. Яшьармиячеләр - гади укучы гына түгел. Алар үз Ватаннарына тугры хезмәт итәргә, аны якларга сакларга, тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга ант тоткан укучылар. Мондый бәйгеләр яшүсмерләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйный.

“Батырлыкка йөрәгең белән кагыл” бәйгесендә катнашучылар дүрт номинациядә ярыштылар. Мактаулы каравылга басу номинациясеннән тыш, алар үз отрядлары турында белешмәлек тәкъдим иттеләр, 1 нче Пост тарихына багышланган викторинада катнаштылар, Дан аллеясы буенча экскурсия ясауда ярыштылар. Соңгысында яшьармиячеләр Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташлары турында сөйләделәр.

“Мондый чараларда балалар сугыш вакыйгаларын үз йөрәкләре аша үткәрәләр, аларның йөзләрендә горурлык хисләре чагыла. Димәк, хәрбипатриотик чараларның тәрбия эшендә әһәмияте әйтеп бетергесез”, - ди «ТУЛПАР» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Кутенина.

Бәйгедә 1 нче Пост каравылы начальнигы роленә 3 нче урта мәктәп укытучысы Александр Михайлов лаек булды. Ул үзе дә күп еллар Россия Хәрби Көчләре сафында хезмәт итә. Бүген яшьармиячеләрне хәрби сафларда төз атлау серләренә өйрәтә.

“Сафта бердәм атлаганда балаларның күзләре очкынлануын сизәсең, - ди Биектау районы 3 нче урта мәктәп укытучысы Александр Михайлов. - Алар атлаганда адымнарын саныйлар, тигезлекне, тәңгәллекне бозмаска тырышалар. Яшьармиячеләр үзләрен бүген үк инде нәни солдатлар итеп хис итә”.

9 май - Җиңү көнендә районның яшьармиячеләре тантаналы парадта катнашачак. Бәйге парадта төз адымнар белән атлауда генераль репетиция ролен дә үтәде.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев