Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь йолдызчыклар “СозвездиеЙолдызлык”та балкыйлар

Биектау районы вәкилләренең “Созвездие-Йолдызлык 2020” конкурсының зона турындагы чыгышларының нәтиҗәсен нәкъ менә шулай тасвирларга мөмкин. Фестиваль финалына 17 катнашучы чыкты, алар арасында җырчылар, биючеләр, конферансье бар, ә бу узган елга караганда шактый күбрәк.

Эстрада сəнгатенең ХХ нче Ачык Республика телевизион яшьлəр фестиваленең зона этабы 17 марттан 19 мартка кадəр Телəчедə узды. Анда республиканың җиде районыннан яшь талантлар катнашты. Җиңүчелəр барысы да Казанда узачак суперфиналга чыктылар.

Зона турында катнашучылар тəүге чыгышларыннан ук югары һөнəри осталык һəм сəхнəдəге образларны гəүдəлəндерүгə иҗади якын килүлəрен күрсəттелəр. Ə л е г е в а к ы й г а г а балаларның бик җитди һəм тырышып əзерлəнгəннəре сизелеп торды. Сəхнəдə алар чын күңелдəн канатланып, рухланып биеделəр һəм җырладылар. Конкурска тəкъдим ителгəн барлык чыгышлар да карап торырга матур һəм күңелгə ятышлы булды, шунлыктан жюрига кемгəдер өстенлек бирүе җиңеллəрдəн булмагандыр. Бию коллективлары, конферансье һəм җырчыларның əзерлегенə карап фикер йөрткəндə, педагоглар һəм ата-аналарның бик зур тырышлык куюын сизми мөмкин түгел иде.

Сəхнəдəге чыгышлар буенча Телəчегə талантлы яшьлəр җыелуы аермачык. Бик күп балаларга эстрада сəнгатенең төрле жанрларында үз көчлəрен сынап карау, тамашачы күңелен яулау буенча тиңдəше булмаган мөмкинлек ачылды. Хəтердə уелып кала торган бəйрəм анда катнашучыларга гына түгел, тамашачыларга да күп матур тəэсирлəр бүлəк итте. “Созвездие-Йолдызлык” - конкурс кына түгел, ул республикада балалар һəм үсмерлəр иҗатын үстерү мөмкинлеге дə. Һəм иң мөһиме - фестиваль анда катнашучыларны яңа казанышларга рухландыра! “Созвездие-Йолдызлык”, Татарстанның мəдəни күк йөзендə яңадан-яңа йолдызлар кабызып, колачын киңрəк җəя бара.

Бу юлы биектаулыларга уңыш елмайды. Балалар биеделəр, аерым-аерым да, ансамбль составында да җырладылар, шулай ук “конферанс” форматында да көч сынаштылар. - “Созвездие-Йолдызлык” фестивале һəр елны безнең өчен могҗизалы бәйрәмгә әверелә. Бу шатлык, елмаюлар, матур сәхнә, матур итеп киенгән балалар бәйрәме. Әмма быел бәхетнең иге-чиге булмады, чөнки нәтиҗә көткәннән дә яхшырак булып чыкты. Минем белән шөгыльләнүче балалар биш беренче һәм ике икенче урынны алдылар. Алар барысы да булдырдылар, әйбәт чыгыш ясадылар. Мин алардан бик-бик канәгать, - диде конкурска йомгак ясаганда Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлнара Галиуллина. “

В о к а л - с ол о ” 1 н ч е кечкенәләр төркеме (5-7 яшь) номинациясендә икенче урынны Биектау районыннан ике кыз - Ясминә Исламова белән Сәидә Гарифуллина бүлештеләр. Кызлар икесе дә “Тулпар” мәктәптән т ы ш э ш Ү з ә г е н д ә шөгыльләнәләр.

“ В о к а л - с ол о ” 2 н ч е кечкенәләр төркеме (8- 11 яшь) номинациясендә беренче урынны Камилла Насыйрова алды, икенче урынны Анастасия Маркова белән Камил Гаязов (“Балкыш”) бүлештеләр. “Вокал-соло” уртанчылар төркеме (кызлар, 12-15 яшь) номинациясендә мактаулы икенче урынны Полина Шаетова белән Сабина Надиенко бүлеште. “Вокал-соло” өлкәннәр төркеме (16-21 яшь) номинациясендә беренче урынны Евгения Артемьева, Азалия Баһавиева һәм Әдилә Зиннәтуллина яулады.

Бию коллективлары шәп чыгыш ясадылар. “Хореография” кечкенәләр т ө р к е м е ( 5 - 11 я ш ь ) номинациясендә беренче урынны “Везунчик” бию театры яулады. “Затейники” хореография коллективына махсус приз тапшырылды.

Күп конкурсларда җиңү яулаучылар - “Казан арты” хореография коллективы һәм “Везунчик” бию театры бу юлы да тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына онытылып карый торган бию композицияләре тәкъдим иттеләр. Аларның һәркайсы күңелдә үз эзен калдырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Биектауның ике коллективы да “Хореография” уртанчылар төркеме (12- 16 яшь) номинациясендә дәрәҗәле конкурсның зона турында мактаулы 1 нче урынны алды.

“Вокаль ансамбльләр” уртанчылар төркеме (12-15 яшь) номинациясендә беренче урын “Герда” вокаль ансамбленә бирелде.

“Алтынай” триосы “Вокаль ансамбльләр” өлкәннәр төркеме (16-21 яшь) номинациясендә беренче урынны алды.

Эстрада жанрлары арасында иң яше - конферанс. Конферансье сәхнәгә чыгып басуы белән үк бөтен чарага, чыгышларга юнәлеш бирә, тамашачылар иң беренче аны күрәләр. “Конферанс” кечкенәләр төркеме (5-9 яшь) номинациясендә беренче урынны алган Карина Сәлахова мондый четерекле бурычны бик җиңел башкарып чыкты.

Без әле алда әйтеп киткән исем-фамилияләрне тагын һәм тагын ишетербез. Шулай ук “Созвездие-Йолдызлык” күгендә балкыган башка йолдызчыклар турында да белеп торырбыз. Балаларны әлеге конкурска әзерләгән педагогларның тырышлыгын билгеләп үтми һич мөмкин түгел. Яшь йолдызчыклар “Созвездие” мәйданчыкларында балкыйлар, ә аларны нәкъ менә остазлары кабыза. Тормышларында музыка, биюләр зур урын алып торган яшь биектаулылар тиздән Казанда узачак суперфиналда чыгыш ясаячаклар.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев