Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь педагог: һөнәри үсеш юлыннан кыю атлап алга

Укытучы хезмәте бер дә җиңелләрдән түгел. Ул кешедән идеяләргә бирелгәнлекне, тирән белем, даими кызыксынулар булуны, югары күрсәткечләргә ирешүне, укыту һәм тәрбия эшенең теориясен дә, аны тормышка ашыру алымнарын да белүне таләп итә. Югары уку йортларын тәмамлап, эшли генә башлаган педагогларга башлангыч чорда җиңел булмый. Яңа коллективка да ияләнергә, кирәкле методикаларны...

Укытучы хезмәте бер дә җиңелләрдән түгел. Ул кешедән идеяләргә бирелгәнлекне, тирән белем, даими кызыксынулар булуны, югары күрсәткечләргә ирешүне, укыту һәм тәрбия эшенең теориясен дә, аны тормышка ашыру алымнарын да белүне таләп итә.
Югары уку йортларын тәмамлап, эшли генә башлаган педагогларга башлангыч чорда җиңел булмый. Яңа коллективка да ияләнергә, кирәкле методикаларны куллана башларга, дәүләтнең Федераль белем бирү стандартын да белергә һәм, әлбәттә, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән дә уртак тел табарга кирәк. Һәм болар бөтенесе бергә күп сораулар тудыра.
Муниципаль педагогия мәктәбе эше кысаларында методик һәм психологик ярдәм күрсәтү максатында Биектау һәм Арча районнары педагоглары өчен Профсоюз мәгълүматы елының "Бергә булсак, барысын да булдырырбыз!" девизы белән яшь педагогларга зона семинары уздырылды. Әлеге чара 21 апрельдә "Балкыш" балалар иҗаты йортында уздырылды. Аны мәгариф хезмәткәрләренең Биектау территориаль профсоюз оешмасы һәм район Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге оештырды.
Семинар программмасына яшь педагогларны торак белән тәэмин итү, "Ел укытучысы" һәм "Ел тәрбиячесе" һөнәри конкурсларында катнашу, заман дәресенә карата куелган таләпләр, педагогларның һөнәри үсеше һәм башка төрле мәсьәләләр кертелде.
Семинарны район Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Мөстәкыймова башлап җибәрде.
- Яшь педагог мәктәбе - кирәкле һәм зарури эш. Биредә сез, бер-берегез белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, һөнәр ягыннан да, иҗади яктан да үсәсез, - диде ул.
Яшь педагогларны шулай ук мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Эльза Сабирова да сәламләде, аларга хезмәтләрендә уңышлар теләде. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә менә икенче ел инде яшь педагогларга Республика педагогия мәктәбе оештыралар. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы инициативасы белән яшь педагогларга һөнәри үсеш өчен иң яхшы һәм кызыклы эш тәҗрибәсе тәкъдим ителә.
Биектау муниципаль районы төрле яклап үсештә, халык саны арта, бик күп торак йортлар төзелә. Район Башкарма комитетының Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Лилия Шумкова яшь педагогларны торак белән тәэмин итү буенча районда тормышка ашырыла торган дәүләт ярдәме программалары турында сөйләде, педагогларның бик күп сорауларына җавап бирде.
Семинарга килүчеләр алдында Балалар иҗаты йорты директоры Гүзәл Абдуллаҗанова чыгыш ясады:
- Без сезне үзебезгә сөенә-сөенә кабул итәбез, чөнки йолдызчыклар нәкъ менә бездә кабына, талантлар үсеш ала. Барыгызның да талантлы педагоглар һәм тәрбиячеләр булуын, хезмәтегезне яратып башкаруыгызны, кешеләрне хөрмәт итүегезне телим, - диде Гүзәл Тәлгать кызы.
Очрашу азагында барысы да бертавыштан киләчәктә дә менә шушылай аралышып, үзара тәҗрибә уртаклашып, дус булып яшәргә сүз куештылар. Шундый нәтиҗәле, файдалы сөйләшү үткәргәннәре өчен семинарны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев