Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь армиячеләр ант бирде

Ватан геройлары көнендә Чыпчык урта мәктәбе укучылары яшь армиячеләр сафына кабул ителделәр. Алар Татарстан Республикасы "Яшь Армия"сенең төбәк бүлеге генерал-майоры Александр Бородин каршында ант бирделәр. «Ватанга тугъры калырга, яшь армиячеләр туганлыгына тап төшермәскә, намуслы һәм гадел булырга, ярдәмгә мохтаҗларны якларга, укуда һәм спортта уңышларга ирешергә!" Укучылар бер-бер артлы әнә шундый...

Ватан геройлары көнендә Чыпчык урта мәктәбе укучылары яшь армиячеләр сафына кабул ителделәр. Алар Татарстан Республикасы "Яшь Армия"сенең төбәк бүлеге генерал-майоры Александр Бородин каршында ант бирделәр.
«Ватанга тугъры калырга, яшь армиячеләр туганлыгына тап төшермәскә, намуслы һәм гадел булырга, ярдәмгә мохтаҗларны якларга, укуда һәм спортта уңышларга ирешергә!" Укучылар бер-бер артлы әнә шундый ант сүзләрен кабатладылар. Ант биргәннәрнең барысы да яшь армиячеләр отрядына керделәр.
"Бүген биргән антыгыз сезнең йөрәкләрдә гомер буена истә калырлык вакыйга булып калачак", - дип билгеләп үтте яшь армиячеләрне сәламләү сүзендә генерал-майор Александр Бородин.
Чыпчык урта мәктәбендә яшь армиячеләрнең икенче буыны үсеп килә. Әлеге хәрәкәт кадет класслары базасында оешкан иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк, мәктәп директоры армия тормышын, сугыш хәрәкәтләрен үз күзләре белән күреп, үз йөрәге аша үткәргән кеше. Ул Әфган сугышы ветераны.
"Мин Әфган сугышында катнашкан хәрби интернационалистлар исеменнән барлык укучыларны "Яшь Армия" хәрби патриотик хәрәкәтенә аяк басулары белән чын күңелдән тәбрик итәм", - диде мәктәп директоры Камил Гильфанов.
Яшь армиячеләр сафына баскан укучылар ант биргән вакытта үзләренең нинди халәттә булуларын аңлаттылар. "Без зур дулкынлану кичердек, чөнки бүгенге мизгел илне, Ватанны саклауга әзерлекнең башы булып тора. Ә Ватанны саклаудан да мактаулы һәм данлы эшнең булуы мөмкин түгел",- ди Гадел Шәмсетдинов.
"Яшь армиячеләр" хәрби-патриотик хәрәкәте РФ Оборона министры Сергей Шойгу инициативасы белән оештырылган. Хәрәкәтнең төп максаты үсеп килүче буында Россиянең хәрби үткәненә ихтирам тәрбияләү, илнең хәрби данын саклау һәм яклаудан гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев