Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ЯРДӘМГӘ МОХТАҖ БУЛСАГЫЗ

Өлкән буын хәзерге җәмгыятьтә лаеклы урын алып тора һәм ул үзе турында кайгырту тоярга тиеш. Аеруча бу ялгыз, якын туганнары булмаган, игьтибарга һәм нинди дә булса ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәргә кагыла. "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәге үз чиратында өлкәннәргә карата социаль хезмәт күрсәтү сыйфатында алар турында кайгырта. Өйгә...

Өлкән буын хәзерге җәмгыятьтә лаеклы урын алып тора һәм ул үзе турында кайгырту тоярга тиеш. Аеруча бу ялгыз, якын туганнары булмаган, игьтибарга һәм нинди дә булса ярдәмгә мохтаҗ булган өлкәннәргә кагыла.
"Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәге үз чиратында өлкәннәргә карата социаль хезмәт күрсәтү сыйфатында алар турында кайгырта. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шушы категориягә караган кешеләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Бүлекчәнең төп бурычы булып ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә социаль-көнкүреш һәм социаль медицина ярдәме күрсәтү тора. Әгәр сез безнең ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрне белсәгез, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Биектау тимер юл станциясе поселогы, Чернышевский урамы, 32 йорт, яки 2-40-72 телефоны буенча. Шул рәвешле, без ялгызлыкта калган өлкән кешеләргә ярдәм итә һәм социаль өлкәне үстерүдә үзебездән өлеш кертә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев