Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ярдәм кулы суз

Ноябрь азагы инвалидларның Бөтендөнья ункөнлегенә кадәрге вакытны яңадан исәпли башлый торган чор булып тора. Бу көннәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр аеруча игътибар үзәгенә алына. Биектау районы әлеге датаны беркайчан да онытмый. Барлык чаралар һәм акцияләргә безнең редакция дә кушыла. Гадәттә без “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия марафонында катнашучы инвалид балалар турында мәкаләләр һәм телевизион портретлар циклы әзерлибез.

Бүгенге сүзебез Азалия Шиһабиева турында. Оялчан кыз моннан биш ел элек безнең игътибарны үзенә җәлеп иткән иде. Ә бүген ул - яшьләр телевидениесе хәбәрчесе.

Шиһабиевлар гаиләсенең шәхси архивын каравы бик кызыклы. Фоторәсемнәрнең кайберләрендә нәни Азалиягә нибары 10 ай, әле күптән түгел төшкәннәрендә – кызга инде 17 яшь.

- Б а л а ч а г ы м д а мине әти гел камерага төшерергә ярата иде. Нәкъ менә шушы хыялымдагы профессиягә йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Журналист буласым килә – монысы аермачык, - ди Азалия Шиһабиева.

Азалиянең күңелендә мондый инанганлык әле күптән түгел генә барлыкка килгән. Моннан биш ел элек ул безнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар турындагы беренче сюжетыбызның герое булды. Телевидениегә ничек төшергәннәрен ул кызыксынып күзәткән һәм журналистикага гашыйк булган.

- Башта мин моны шундый да гади, җиңелдер, дип уйлаган идем. Чынлыкта исә бу бик зур тырышлык сорый торган авыр хезмәт икән. Әмма телевизион сюжетларны әзерләү барышы миңа бик ошый, - дип өстәде Азалия Шиһабиева.

Бүген ул телевидение каналының яшь хәбәрчесе. Аның үз хезмәтләре дә аз түгел.

- Безнең Азалия үз дигәнендә нык торучы кыз. Алдына нинди дә булса максат куя икән, аңа ирешми туктамый, - дип сөйләде Азалиянең әнисе Лилия Шиһабиева.

Лилия һәрвакытта да кызы янәшәсендә. Әтиәнисе – кызның төп терәге һәм таянычы.

- Азалия бик кечкенә, 7 айлык булып туды. Якты дөньяга йөклелекнең 26 нчы атнасында аваз салды һәм аның авырлыгы нибары 980 грамм иде, - дип өстәде Азалиянең әнисе Лилия Шиһабиева.

Лилия Шиһабиева ире белән бала өчен бик кайгырулары турында да әйтте. Азалия ике ай буена кувезда – яңа туганнар инкубаторында булган. Табиблар әллә ни җитди тайпылышлар булуын сизмиләр. Кызның яшь тә ике айда теле ачыла. Әмма башын гына башка балалар белән чагыштырганда соңрак тота башлый.

- Шулай килеп чыкты инде, реабилитация вакытында баланың оча сөягебот буыннарына зыян китерделәр, - дип борчылган тавыш белән дәвам итте Лилия Шиһабиева.

Язмышын үзгәрткән шушы барудан Азалиянең тормышы башка юнәлеш ала. Бер-бер артлы ясалган операцияләр дә нәтиҗәле булмый. Табиблар кызны алудан баш тарталар. “Барысы да бик катлаулы”, - диләр.

Бүгенге көндә ул кеше ярдәме белән басып тора ала. Ә аның үз аяклары белән йөрисе килә. Һәр иртәне укуын башлар алдыннан Азалия физзарядка белән шөгыльләнә. Ул өендә, онлайн укый. Аңа ил буйлап бик күп җирләр гизәргә туры килә шул. Барган саен реабилитация өчен яңа клиника эзләргә кирәк була.

Алар 6 нчы декабрьдә тагын юлга чыгачаклар. Һәм бу баруга бик зур өметләр баглана. Тиздән Азалиягә 18 яшь тулачак һәм ярдәм бөтенләй башка булачак.

“Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия марафоны акция оештыра, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 10 бала катнаша. Азалиягә ярдәм итәргә теләсәгез, сез башка балаларның язмышына да зур өлеш кертәчәксез, чөнки җыелган акчалар алар арасында тигезләп бүленәчәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Акча күчерү өчен реквизитлар: Получатель: БФ «Биектау» ИНН: 1616021017 КПП: 161601001 Р/с: 407038101 62160000062 в Высокогорском отделении № 4655 Сбербанка России к/с: 30101810600 000000603 БИК: 049205603 Акча күчерүнең максаты: “Изгелек кылырга ашыгыгыз!” акциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев