Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яратып башкара торган эшне табуы беркайчан да соң түгел

Александр Беляков - үз хезмәтендә зур тәҗрибә туплаган янгын сүндерүче. Ул бик күп янгыннарны сүндерүдә, гадәттән тыш хәлләр китергән зыянны бетерүдә катнашкан. 60 яшьлек Александр Николаевичның физик яктан ныклыгына, әзерлегенә сокланмый мөмкин түгел, ул яшьләрдән бер дә калышмый. Ә холкы буенча тыйнак кеше икән.

- Мин аны бары тик уңай яктан гына тасвирлый алам, намуслы кеше ул. Хезмәтенә бик җаваплы карый. Эшләгән дәвердә аңа карата бернинди ризасызлыклар булмады. Һәр нәрсәне үз вакытында һәм җиренә җиткереп башкара. 60 яшьтә булса да, барлык нормативларны уңай бәягә тапшыра. Өйрәнү күнегүләренең асылына тиз төшенде: физик, янгын-саф әзерлеге буенча нормативларны уңышлы узды. Нинди генә эшкә тотынса да, ул һәммәсен дә бары тик “отлично”га гына башкара, - диде янгын-коткару часте җитәкчесе Азат Кәлимуллин.

Александр Беляков тумышы белән Казаннан. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң җиңел промышленность техникумына укырга кергән. Анда өч еллап укыгач, аны 1980 нче елда армиягә алганнар. Ракета-һава гаскәрләрендә хезмәт иткән. Демобилизациядән соң, инженер-химик-технолог белгечлеген сайлап, Мәскәү университетына укырга кергән. Диплом алгач, эшкә урнашкан. Әмма башта ук янгын сүндерүче эшенә керешмәгән. Туган-тумачаларыннан берәү дә тормышын әлеге тармак белән бәйләмәгән, ул үзе дә бала чагында бу турыда хыялланмаган. Александр Николаевичның үзе әйтүенчә, ул алдан планлаштырып түгел, ә бәлки язмыш кушуы буенча янгын сүндерүче булып киткән. Язмышында мондый кискен борылыш ясаганда аңа 35 яшь булган. Янгын часте Казандагы эшенә якын гына урнашкан, Александр Николаевичның анда бер-ике тапкыр кереп чыкканы да була. Көннәрдән бер көнне үзен янгын сүндерүче хезмәтенә багышлыйсы килүен аңлый.

Биектау авылында ППЧ-113 янгын часте 2007 нче елда төзелде. Ә Александр Беляков бирегә 7 елдан соң килгән. Вакыт узганы сизелми дә калган - әлеге частьтә эшли башлаганына да 5 ел үтеп киткән. Ул үзе эштә иң мөһиме - коллектив, ди. Ә алардагы коллектив бик тату икән. Нинди генә авыр хәлләр килеп чыкса да, бер-берсенә ярдәм итеп, аңлашып эшлиләр.

Төп хезмәтеннән бушаган арада Александр Николаевич спорт белән шөгыльләнергә ярата. Ул янгын сүндерүче рухи яктан әзерлекле - зирәк, төптән уйлап эш итүчән һәм җитез булу өстенә физик яктан да нык булырга тиеш, дигән фикердә. Көчле һәм түземле булмасаң, мондый хезмәттә авырга туры киләчәк. Аның турында спортчы, үз эшенең чын остасы, шулай ук сәяхәт итәргә яратучы дияргә мөмкин. Әмма шулай да, хезмәттәшләре әйтүенчә, үзенең тәэсирләре турында алар белән тәфсилләп сөйләшми. Тик бергә эшләүчеләр Беляковның ел саен отпуск ялы вакытында чит илгә барып килүен беләләр. Аңа аеруча Азия илләре ошый икән: Таиланд, Һиндстан, Вьетнамга сәяхәтеннән зур тәэсирләр туплап кайткан. Быел кая барасын әлегә берәүгә дә әйтмәгән. Тик шунысы аермачык - кайда гына булмасын, аннан хезмәттәшләре өчен сувенир алмыйча кайтмый.

Александр Беляков - үз эшенең остасы гына түгел, ул гаилә җанлы тормыш иптәше дә. Сөйкемле хатыны, кызы һәм оныгы - менә дигән гаиләсе бар. Оныгы әле киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын анык кына белми, әмма аның алдында барлык юллар да ачык. Әле бабасы да үзенең гомерлек эшен 35 яшендә генә тапкан. Александр Беляков бүген дә үзенең эшен яратып башкара һәм халыкның куркынычсызлыгы хакына аны тагын да дәвам иттерергә әзер.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев