Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Яраткан укытучым” бәйгесе җиңүчесе билгеле

Укытучылар көне алдыннан без бәйге игълан иттек һәм аның барышында һәркем дә үзенең яраткан укытучысы турында редакциягә мәкалә язып яки видеоматериал әзерләп җибәрә алды. Номинантлар 7 кеше булды. Аннары ике тәүлек тавыш бирү барды. Анда биектаулылар укытучыларның берсе өчен үз тавышларын бирә алдылар. Җиңүче кем булды соң?

Без социаль челтәрдә уздырган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча зур аерма белән Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Сираҗиева җиңүче исеменә лаек булды. Лилия Рөстәм кызы 883 тавыш һәм инстаграмдагы пост астында бик күп уңай фикерләр җыйды.

Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 1 «В» сыйныфы укытучысы Лилия Сираҗиева әлеге мәктәптә 4 елдан бирле эшли, аның гомуми стажы 20 ел тәшкил итә. Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң ул гимназиядә укыта, 10 ел буена балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, шулай ук ул бары малайлар гына булган футбол сыйныфы белән дә эшләгән. Ул укытып чыгарган балаларга инде хәзер 30ар яшь һәм укытучы үзен онытмаулары турында горурланып сөйли.

- Минем кечкенәдән үк укытучы буласым килде. Мәктәптә укыганда бу һөнәргә гашыйк идем инде. Дөресен генә әйткәндә, балаларны бик яратам мин.

Алар мине үзләре дә сизгер күңелле, мәрхәмәтле булулары белән сөендереп торалар, - дип сөйли башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Сираҗиева.

Лилия Рөстәм кызының нәселендә укытучылар күп, шунлыктан ул мондый омтылыш аңа әти-әнисеннән күчкән, дигән фикердә.

- Мин шушы кечкенә балаларның күңелендәге самимилекне, аһәңлелекне үземә сеңдерәм. Алар барысы да шундый эчкерсезләр, синнән ниндидер яңалык көтәләр, - дип дәвам итте сүзен башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Сираҗиева.

Укытучы белән балалар арасындагы җылы хисләрне, мөнәсәбәтләрне сизми мөмкин түгел. Чөнки редакциягә хатны нәкъ менә 1 “В” сыйныфы укучысы Асилә Галиева язган. Ул камера каршында сөйләргә читенсенде, әмма моны класстагы башка балалар бик рәхәтләнеп эшләделәр.

- Мин Лилия Рөстәмовнаны бик яратам, чөнки ул шундый әйбәт итеп сөйли, яхшылап аңлата. Аңлап җиткермәсәң дә ул ачуланмый. Ничек эшләргә кирәклеген тактада язып күрсәтә, - диде Камилә Гарипова.

- Мин Лилия Рөстәмовнаны бик яратам, чөнки ул шундый шәфкатьле, - дип сүзгә кушылды Милана Котникова.

- Безнең укытучыбыз бөтенесен дә яхшылап аңлата. Кем дә булса аңламый калса, тагын бер тапкыр аңлата, - дип үз фикерен әйтеп куйды Илүзә Вәлиева.

Лилия Рөстәмовна әйтүенчә, башлангыч сыйныфлар укытучысы булу - баланың белем алуына һәм үз-үзен тотышына нигез салу, аны үсмерлек чорына күчәргә әзерләү. Кешене кешелекле, рәхимле итү - аның күңеленә гомер буена яшәү өчен кирәкле сыйфатларны сеңдерү.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев