Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яраткан бәйрәмебез фаҗига белән тәмамланмасын

Быел майның беренче ункөнлегендә һава торышы дачада ял итү, эшләү өчен бик кулай килде. Биектау районы дачалар бик күп урнашкан районнарның берсе. Шәһәр халкы май бәйрәмнәрендә үзләренең дачаларына күченде. Май бәйрәмнәре халык теленә “шашлык көннәре” дигән исем белән дә кереп бара. Ачык учакта ризык пешерү дә бу көннәрдә еш күзәтелә. Әлбәттә, күңел аздыра торган шашлыктан башка ялны күз алдына да китереп булмый.

Халык ял иткән вакытта Биектау районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре ял итүчеләрнең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәве буенча рейдлар оештырды. Чөнки бу көннәрдә ял итүчеләр дачада көздән калган чүп-чарны да җыештыра, аны яндыра, соңыннан учак янына ризык әзерләргә килә. Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арту сәбәпле, 26 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим урнаштырылды. Республика Премьер-министрының 280 нче Карары нигезендә махсус режим 2021 елның 16 маена кадәр гамәлдә була. Бу чорда ачык һавада учак ягу катгый тыела. Биектау районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре үткәргән рейдлар вакытында учак ягучылар күзәтелмәде. Әмма рейдта катнашучылар ял итүчеләргә тагын бер тапкыр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен искәртеп үтте.

“Сез биредә кунып яшисезме?”, - дип кызыксындылар рейд барышында саф һавада ял итүчедән.

Җавап бик кыска булды - “Әйе”.

“Күп кенә дача хуҗалары янгын кисәтү җайланмалары урнаштырдылар. Андый җайланмалар кешене йоклаган вакытта да уятып, фаҗигадән коткарып кала”, дип аңлаттылар рейдта катнашучылар әлеге гражданинга. Дача хуҗасы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре фикере белән тулысынча килешүен белдерде.

Рейдта катнашучылар бакчачылык ширкәте рәисе белән бергәләп, ширкәтнең урман белән чикләнгән урамына юл тоттылар. Чөнки нәкъ менә шундый урыннарда ачык һавадагы очкынның читкәрәк очуы һәм урманда янгын чыгуга сәбәпче булуы еш күзәтелә. Коры үлән яндыру эзсез генә узмый. Мондый уттан күрше ихаталарга, урман буендагы агачларга һәм хуҗалык корылмаларына ут каба. Бәланең нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда, аны булдырмый калу һәрвакыт җиңелрәк.

“Автомобильче” бакчачылык ширкәте рәисе Евгений Лукоянов сүзләренә караганда, дачада коры үлән һәм корган агачларны яндыру түгел, аларны читкә чыгару оештырылган.

Реклама

“Быел халыкның хөкүмәт карарына бик җитди каравы сизелә. Ачык һавада учак ягу күренешләре, гомумән, күзәтелми. Димәк, аңлату эшләре актив алып барыла”, - ди Евгений Лукоянов.

Рейд барышында су белән тәэмин итү системасы да тикшерелде. Чөнки мондый системаның төзеклеге янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче афәтне зурга җибәрми торуның бердәнбер чарасы булып тора.

“Без район территориясендә урнашкан дүрт бакчачылык ширкәтен тикшердек, - ди Биектау районы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Алексей Разгулов. - Рейдлар барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, кагыйдәләрен бозучылар ачыкланмады. Димәк, гражданнарның бу юнәлештә җаваплылыгы арта, алар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үти башлады”.

Районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре торак пунктларына һәм бакчачылык ширкәтләренә рейдларны 16 майга кадәр уздырачак. Кагыйдә бозучылар штрафка тартылачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев