Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгын ваемсызлыкны кичерми

2021 елның ике атнасында Биектау районы территориясендә 6 янгын чыгу очрагы теркәлде. Кызганыч, янгын вакытында бер кеше һәлак булды, ә бер кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылды.

5 гыйнварда Чыпчык авылы Дуслык урамында ике фатирлы йортта янгын чыга. Янгын вакытында йорт хуҗасының 50% тәне пешә һәм аның тын юлларына зыян килә. Йорт хуҗасы авыр хәлдә республика клиник хастаханәсенә озатыла.

13 гыйнварда 20 сәгать 18 минутта район янгын сүндерү частена «Каменка» бакчачылык ширкәтеннән бер өйдә янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Кызганычка каршы, 1949 елгы йорт хуҗасы янгында калып һәлак була. Бакча йорты һәм йорт тирәсендәге барлык корылмалар тулысы белән янып бетә. Йорттан чыгу юлын да ут камап ала. Ә йорт тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелган була. Шул сәбәпле йорт хуҗасы ут эчендә кала. Янгын чыгуга җылыту миченең һәм төтен юлларының дөрес эшләмәве сәбәпче була.

Ут чыгу, янгын... Нинди куркыныч сүзләр! Кинәт кенә янгын чыкса... Куркып калабыз, каушыйбыз. Менә шушы сыйфатлар янгын вакытында бик комачау итәләр дә инде. Бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә ут хәвефен булдырмый калырга мөмкин.

Янәшә тирәдәгеләргә битарафлык күренешләре дә хәвефхәтәр килеп чыгуның төп сәбәпләренең берсе булып тора. Әгәр сез янгын чыгу күренешенә тап буласыз икән, кичекмәстән «101», «112», «01» телефоннарына шалтыратып, янгын сүндерү һәм коткару хезмәткәрләрен чакырыгыз. Телефоннан төгәл һәм ачык итеп нәрсә янганын, янгын чыккан урынның адресын, үзегезнең фамилияне әйтергә кирәк. Янгын сндерүчеләр һәм коткаручылар килеп җиткәнче янгында калган кешеләрне коткару буенча мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Әмма үзегезнең куркынычсызлык турында да онытырга ярамый.

Реклама

2020 елның статистик мәгълүматларына караганда, Биектау муниципаль районында барлыгы 153 янгын очрагы теркәлде. 2019 елда 158 очрак теркәлгән иде. Кызганыч, янгында калып һәлак булучылар саны быел 7 гә җитте. Узган ел бу сан 5 кә кимрәк иде. Янгында төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган кешеләр саны да 7 гә җитте. 2019 елда андый очраклар 2 генә иде.

2020 елда янгын чыгуның төп сәбәпләреннән берсе - электр приборларын куллану кагыйдәләрен тупас бозудан гыйбарәт. Кышкы көндә мич ягу кагыйдәләрен бозу да иң еш очрый торган сәбәпләрнең берсе булып тора.

Биектау районының янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев